"Татарстан-яңа гасыр" депутат берләшмәсе Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы турында документаль фильм төшерә

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:31

Бүген "Татарстан-яңа гасыр" депутат берләшмәсе утырышы узды, анда депутатлар "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы" документаль фильмын булдыру барышы турында фикер алыштылар.

Июль аенда  “Татарстан - яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының уртак утырышында депутатлар тарафыннан «1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы» документаль фильмы булдыру турында карар кабул ителде. Депутатлар фикеренчә, сугыш елларында Татарстан яшьләренең хезмәт геройлыгы замана яшьләрен тәрбияләү өчен үрнәк булырга тиеш.

Бүген утырышта депутатларга документаль фильмның эш варианты тәкъдим ителде. Төшерү төркеме җитәкчесе Дмитрий Второв проектны тормышка ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде һәм республиканың иң эре җитештерү предприятиеләренең  фильмны төшерүгә керткән өлеше  турында сөйләде.

"1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы" конференциясе материаллары нигезендә "ТЯГ" хәрәкәте шулай ук китап чыгару турында карар кабул иткән.  Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан - яңа гасыр" - иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алсу Тарханова әйтүенчә, республика яшьләре һәм балаларының җиңүгә керткән өлешләре турында бай материал тупланган. Ул депутатларда сентябрь ахырына кадәр китапка кертү өчен булган материалларны тапшырырга тәкъдим итте.

Аннары депутатлар берләшмәнең эш планы үтәлеше турында мәсьәләне карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International