Җәмәгать судьялары сайланды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:38

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турындагы мәсьәләләрне карадылар. ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатуралар бертавыштан хупланды.

Җәмәгать судьялары итеп сайлау һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару өчен кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Дәүләт Советы өч елга җәмәгать судьялары итеп Алмаз Ягъфәровны (Әлмәт суд районының 4 нче суд участогына) һәм Сабина Иксанованы (Чаллы шәһәре суд районының 1 нче суд участогына), вәкаләтләр срогын чикләмичә - Шамил Кадыйровны (Әлмәт суд районының 7 нче суд участогына) һәм Яшел Үзән суд районының 3 нче суд участогына Динар Сагадеевны сайлады, шулай ук җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Эльза Сәхаповага (Казан шәһәре Вахитов суд районының 3 нче суд участогына) һәм Газинур Әхәтовка (Чистай суд районының 1 нче суд участогына) йөкләргә дигән карар кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International