2022 елда чит ил гражданнарына эшләү хокукы бирә торган патент бәясе 4800 сум тәшкил итәчәк

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга Татарстан Республикасының хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Парламентарийлар республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2022 елда хезмәт мигрантлары өчен керемгә салымны исәпләү өчен региональ коэффициентны раслау турындагы тәкъдимен хуплады.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республика территориясендә юридик һәм физик затларда патент нигезендә найм буенча хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы чит ил гражданнарының физик затлар кеременә салым буенча билгеләнгән аванс түләүләренә карата төбәк коэффициентын 2,0 күләмендә билгеләү тәкъдим ителә.

Коэффициентны билгеләү чит ил хезмәткәрләренең 2022 елга фаразлана торган уртача айлык хезмәт хакыннан (36 923,0 сум) физик затлар кеременә 13 процент нисбәтенә, шулай ук, коэффициент-дефляторны (2 400,0 сум) исәпкә алып, салым буенча билгеләнгән аванс түләүләре күләменә нигезләнә. Әлеге исәпләрне исәпкә алып, патент бәясе 4800 сум тәшкил итәчәк.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән документ комитет утырышында каралган һәм депутатлар тарафыннан хупланган, закон проектында Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Прокуратура, республиканың Иҗтимагый палатасы бәяләмәләре бар, закон проекты лингвистик экспертиза узган.

Россия Федерациясе территориясендә патент нигезендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырганда чит ил гражданнары тарафыннан теркәлгән аванс түләве рәвешендә түләнә торган физик затлар керемнәренә салым буенча кертемнәр тулы күләмдә региональ бюджетларга күчерелә. Узган ел Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматы буенча Татарстан бюджетына 539 млн. сумга якын акча кергән.

"Кертелә торган коэффициент чит ил хезмәткәрләреннән салымнар керүне тәэмин итәчәк, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мигрантларны патент нигезендә хезмәт эшчәнлегенә законлы төстә җәлеп итү мөмкинлеген бирү исәбенә «соры» эш хаклары түләүләрне кисәтергә этәрәчәк", - диелә аңлатма язуында.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International