Аерым оешмаларның ташламалы салым ставкасы озайтыла

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:06

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.  Федераль закон белән барлык Россия территориясендә салым чоры йомгаклары буенча оешмалар мөлкәтенә салым түләү срогы бердәм билгеләнгән - узган салым чорыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмаска тиеш.

Моннан тыш, 2022 һәм 2023 елларга оешмалар мөлкәтенә салым буенча гомуми файдаланудагы тимер юлларга карата 1,6% күләмендә ташламалы салым ставкасы озайтыла.

"Закон проектына республика Президентының, Прокуратураның, Дәүләт Советының Хокук идарәсе, Хисап һәм Иҗтимагый палаталарның уңай нәтиҗәләре бар", - дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм  закон проектын берьюлы өч укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Закон проекты Татарстан Президентына имзага юнәлтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International