Бюджет турындагы закон проекты Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында каралды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе, 13:33

Бүген Дәүләт Советында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышының төп мәсьәләсе республиканың 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турындагы закон проекты булды. Республика икътисады моңа кадәр уйлаганга караганда тизрәк торгызыла, әмма тоткарлаучы фактор булып элеккечә үк уңайсыз эпидемиологик вәзгыять кала, дип саный депутатлар. Парламентарийлар комитеты утырышында шулай ук республикада алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турындагы канунның ничек гамәлгә ашырылуы турында фикер алыштылар һәм инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.

Профиль комитетлары утырышларында бюджет турында фикер алышу гадәттәгечә республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм алдагы өч елга бюджетның төп параметрлары турындагы докладларны караудан башлана. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында әлеге докладлар белән Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Финанслар министрының беренче урынбасары - казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов чыгыш ясады.

20021 ел йомгаклары буенча республиканың тулаем төбәк продукты күләме 2 трлн. 907,8 млрд. сум (узган ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,8%). Икътисад министрлыгы фаразлавынча, 2022 елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы 3,6% тәшкил итәчәк. Өстәвенә, әлеге үсешнең 35%ы - сәнәгать җитештерүе, 19%ы - авыл хуҗалыгы, 17%ы - сәүдә, 6%ы - төзелеш өлешенә туры килә.

2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы, фараз буенча, 2021 ел белән чагыштырганда 3,4%ка артачак, шуларның 70%тан артыгы нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре тарафыннан тәэмин ителәчәк.

"Безнең карашка, хәзер ресурсларны өстенлекле юнәлешләргә тупларга, беренче чиратта, максималь эффект бирә торган тармакларга ярдәм итәргә, перспектив проектларга игътибар итәргә кирәк, - дип ассызыклады Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, икътисад министрлыгы тәкъдим иткән документны шәрехләп, - фараз реалистик килеп чыкты, аның нигезендә киеренке бюджет формалашкан, дип уйлыйм. Урта сроклы перспективаның төп бурычы - икътисадның тотрыклы рәвештә 3 %ка чыгуы һәм аннан да күбрәк үсүе, бу илкүләм максатларга ирешүнең зарури шарты булып тора».

Гадәттә, профиль комитеты әгъзалары комитет тарафыннан алып барыла торган юнәлешләр буенча бюджетның чыгым өлешен анализлауга җентекләп тукталдылар.

Финанс министрының беренче урынбасары - казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, 2022 елда республика бюджеты керемнәре, фаразлаулар буенча, 294,8 млрд. сум, чыгымнар - 305,7 млрд. сум тәшкил итәчәк. Дефицит - 10,9 млрд. сум (тулысынча республика бюджетына туры килә, муниципаль бюджетлар дефицитсыз).

"Ил икътисады" бүлеге буенча 2022 елга чыгымнар күләме 67,8 млрд. сум күләмендә фаразлана. “Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык” бүлекчәсе буенча 2022 елда 14,2 млрд. сум күләмендә чыгымнар каралган.

 “Элемтә һәм информатика” бүлекчәсе чыгымнары 2022 елда 1,7 млрд. сум тәшкил итә һәм нигездә “Цифрлы Татарстан” дәүләт программасы кысаларында каралган.

Бюджет проекты гадәттәгечә парламентарийларда күп кенә сораулар тудырды. Депутатлар кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме дәвам итәчәкме, инфраструктур проектлар финансланачакмы, республикада игълан ителгән Цифрлаштыру елын гамәлгә ашыруга акчалар салыначакмы, дип кызыксынды. "Әйе, бюджетта Цифрлаштыру елы кысаларындагы чараларга 1 млрд. 44 млн. сум каралган", - дип җавап бирде Марат Фәйзрахманов. 2022 елда бизнеска ярдәм итүнең барлык чаралары сакланачак.

"Якындагы өч елга бюджет тышкы һәм эчке күрсәткечләр буенча агымдагы бюджетка салынганга караганда уңайрак макроикътисадый фаразны чагылдыра. Күрәсең, бу инде кризиска каршы бюджет түгел. Ул тотрыклы икътисадый үсешкә чыгуга юнәлдерелгән ", - дип басым ясады Лотфулла Шәфигуллин, фикер алышуга нәтиҗә ясап.

Бүген парламент комитеты утырышында күп фатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы объектлары өлешендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында республика законын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. 2020 елның сентябрендә үз көченә кергән республика законы халкы 500 мең кешедән артык булган монопрофильле муниципаль берәмлекләр (моношәһәрләр) территориясендә күп фатирлы йортларда яисә алар янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында, аларның хезмәт күрсәтү залы 100 квадрат метрдан ким булган очракта, алкоголь сатуны тыюны билгеләде.

Канун белән республика буенча 50 квадрат метр түбәнге чик итеп  билгеләнде, Яр Чаллы өчен – 100 квадрат метр. Закон гамәлгә кергәч күпфатирлы йортларда урнашкан 19 җәмәгать туклануы объекты үз эшчәнлеген туктатты.

"Законны бер ел куллану безгә кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә, дип уйлыйм. Закон мониторингы мәсьәләсе буенча комитетта эшче төркем оештырылдын, аның барлык әгъзаларының фикерләре җыелды, гомумиләштерелде һәм анализланды.  Якын арада аның эшенә йомгаклар ясыйбыз ", - дип аңлатты Лотфулла Шәфигуллин һәм кирәк булганда закон чыгару инициативалары эшләнәчәген дә кире какмады. Шул исәптән, эш төркеме кысаларында бүген Чаллы вәкилләре тарафыннан әйтелгән аз алкогольле эчемлекләр (мәсәлән, сыра) буенча да мондый чикләүләр кертү турындагы тәкъдимнәре каралачак.

"Безнең Чаллыда бер йортта өчәр-дүрт сыра кибете булырга мөмкин, - дип шәрехләде вәзгыятьне депутат Олег Коробченко, - проспект буенча барасың һәм бөтен кешенең кулында сыра. Кеше, өенә кайтканда, хәтта теләмәсә дә, бу эчемлекне ала. Монашәһәрләрдә бу – олы бәла".  

Комитет утырышында шулай ук инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Әлеге канунны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Аерым алганда, эшләнелгән закон проекты федераль законнарга элек кертелгән үзгәрешләрне капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы килешүләрдә катнашучыларның чыгымнарын, шулай ук мондый килешүләр төзүгә бәйле процедураларны каплау механизмына кагылышлы үзгәрешләрне кертә.

Шулай ук инвестиция проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен мөмкинлекләр дә киңәя. Сүз инженерлык һәм транспорт челтәрләренә технологик тоташтыруга чыгымнарны каплау, облигация заемнары буенча процентлар түләү, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен булдыру өлешендә инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителгән займнар буенча купон кереме, фәнни тикшеренүләргә һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләренә чыгымнарны каплау турында бара.

Шулай ук закон проекты җитештерү һәм куллану калдыкларыннан файдаланып эшләүче генерация объектларын төзү яки модернизацияләү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы инвестиция эшчәнлеге субъектлары өчен салым ташламалары бирү мөмкинлеген күздә тота.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Уңайсыз эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, комитет утырышы видеоэлемтә системаларын кулланып узды.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International