Татарстанның ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсенә Россия төбәкләрендә ихтыяҗ бар

2021 елның 15 октябре, җомга, 16:04

Бүген Мәскәүдә чит илдә яшәүче Россия ватандашларының җиденче Бөтендөнья конгрессы ачылды. Форумда ватандашларыбыз иҗтимагый берләшмәләренең 400дән артык активисты, дөньяның 102 иленнән Россия диаспорасы вәкилләре, Россия сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, руханилар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар лидерлары катнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ватандашлар эшләре буенча республика координацион советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның ватандашлар белән эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Татарстан федераль мәйданчыкта "мондый ярдәм программалары интенсив рәвештә гамәлгә ашырыла торган" регионнарның берсе буларак тәкъдим ителде.

Форумда катнашучыларга Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать итте. Министр Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен ирештерде. "Хәзерге форум РФ Конституциясенә ватандашларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау турында, гомумроссия мәдәни тиңдәшлеген саклау турында нигезләмә кертелгәннән соң уза, - диелә сәламләүдә, - бу хокукый нормалар язмыш ихтыяры белән Ватаннан читтә калучыларга карата дәүләт сәясәтен алга таба камилләштерү өчен шартлар тәэмин итә".

«Россия - күп конфессияле ил. Халыклар, мәдәниятләр һәм диннәр арасындагы безнең тәҗрибә чыннан да уникаль, - дип басым ясады Сергей Лавров, - күптөрлелектә безнең диаспораларның бердәмлеген үстерүне дәвам итәргә, аерым милли төркемнәр арасындагы диалогны тирәнәйтергә кирәк. Россия ватандашларының халыкара оешмалары белән хезмәттәшлекне ныгыту да сорала. Алар арасында Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче күп миллионлы татар җәмгыяте вәкилләрен берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы да бар».

 Татарстанда ватандашлар белән эшләү дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелде. Һәм бу очраклы түгел. Татарлар – Россиядә сан ягыннан икенче милләт, язмыш кушуы буенча алар төрле илләр һәм континентлар буйлап сибелгән.  «Безнең республика, максатчан программаларны гамәлгә ашырып, төрле дәүләтләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту өчен, төрле формалар һәм алымнар кулланып эшли», - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин, конгрессның пленар утырышында чыгыш ясаганда. Татарларның милли үзенчәлеген саклауда ярдәм итү республика Конституциясенең 14 статьясында чагылыш тапты.

Парламент җитәкчесе соңгы өч елда гына да ватандашларны күчерү дәүләт программасы буенча Татарстанга 800 ватандашыбыз үз гаиләсе белән кайтып урнашуын әйтте.  “Кайтырга теләүчеләр аз түгел, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - бу республика хакимияте һәм идарә органнарының системалы эшенең җитди күрсәткече".

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда соңгы вакытта ватандашлар белән элемтәләрнең активлашун әйтте. "Тормыш катлаулырак булган саен, безнең илдә генә түгел, дөньяда да кешеләр үз тамырларына якыная бара, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - география киңәя һәм рухи-мәдәни багланышларны киңәйтүгә юнәлтелгән программаларда катнашучылар саны арта".

Татарстан парламенты башлыгы әйтүенчә, "Сәләт" хәрәкәте Татарстанның брендына әйләнгән, ул үзенең мәйданчыкларында Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән сәләтле актив яшьләрне берләштерә. Талантлар университеты һәм «Татарстан амбассадорлары» хәрәкәте аша яшьләр белән эшләүнең яңа формалары да кертелә. Бу проектлар 40 илдән яшь белгечләрне һәм студентларны берләштерде.булды, ул үзенең мәгариф мәйданчыкларында Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән сәләтле яшьләр активын берләштерә. Талантлар университеты һәм «Татарстан амбассадорлары» хәрәкәте аша яшьләр белән эшләүнең яңа формалары да кертелә. Бу проектлар 40 илдән яшь белгечләрне һәм студентларны берләштерә.

"Без үз балаларын безнең университетларга укырга җибәрүче ватандашларны хуплыйбыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - безнең миссия - белем бирү генә түгел, аларны Россия халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә җәлеп итү. Чит илдә яшәүче ватандашлар, укырга керү мәсьәләсендә аерым өстенлекләргә ия".  

Ватандашлар белән багланышлар - алар яши торган дәүләтләр белән мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек тә ул, дигән фикердә тора Фәрит Мөхәммәтшин. «Бүген дөньяның күп илләрендә үткәрелә торган татар Сабантуе «Рус дөньясы»нда  а барлык россиялеләр өчен уртак  бәйрәмгә әверелде, - дип басым ясады ул, - безнең ватандашлар сабан туйларын әзерләүгә һәм уздыруга актив кушылалар, алар илебез, Россия Федерациясе турында истәлекләрне күңелләрендә саклыйлар».

Гомуми тарихи хәтерне, мәдәни тиңдәшлекне саклап калу - бу мәсьәләләр бүгенге форумның төп сорауларыннан иде. Сүз, беренче чиратта, гуманитар элемтәләрне саклау һәм үстерү, чит илдә туган телне һәм мәдәниятне өйрәнү, ватандаш студентларга грант ярдәме күрсәтү турында барды.

Фәрит Мөхәммәтшин форумда чыгыш ясаганда, безнең шактый  очракларда ватандашларның Россиядә узучы мәдәни, эшлекле, фәнни, иҗтимагый, спорт чараларына килә алмавын әйтте. "Аларга виза һәм оештыру мәсьәләләрендә ярдәм итәргә кирәк, - дип тәкъдим итте парламент башлыгы, - бу үзара хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирә алыр иде".

Форум эше иртәгә дәвам итәчәк. Дискуссияләр секция утырышлары форматында узачак.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International