Финанслар министры 2022 елга бюджет турында: киеренке, әмма үти алырлык

2021 елның 15 октябре, җомга, 16:12

Бүген Дәүләт Советында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына республика бюджеты турында» матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм финанслар министры Радик Гайзатуллин җавап бирде.

"Бюджет турындагы закон проекты буенча профиль комитетларында киң фикер алышу тәмамланды, парламент тыңлаулары узды, муниципалитетлар белән республика киңәшмәсе узды, - дип искәртте парламент комитеты рәисе, - алда әле, беренче чиратта, документны Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта карау, аннары төзәтмәләр өстендә эш башланачак. Шуны да билгеләп үтәсем, быел, бюджет турында фикер алышуда, үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җибәргән гади гражданнар, шул исәптән, онлайн режимда актив катнашты ".

Леонид Якунин республиканың төп финанс законын формалаштыру нигезләрен шәрехләде. Аның әйтүенчә, "Бюджет кодексының какшамас кагыйдәсе" - ул барлык дәрәҗәдәге бюджетларның баланслылыгы. Икенче үзенчәлек - Татарстан бюджетының үзгәрешсез социаль юнәлеше. Социаль өлкәгә чыгымнар даими арта. Моннан тыш, республика бюджеты - программалы юнәлешле, бу тулаем алганда бюджетны гамәлгә ашыруны тәртипкә салырга мөмкинлек бирә.

"Чынлыкта, - дип дәвам итте теманы Радик Гайзатуллин. - Бюджет өстендә эш вакытыннан алда, Дәүләт Советына кертелгәнче ярты ел алдан башлана. Республикада кирәкле чаралар уздыру графигы төзелә һәм раслана, бюджет позицияләре оптимальләштерелә, бер үк вакытта бюджетның керем өлешен исәпләгәндә нигез итеп алына торган макроикътисадый күрсәткечләре буенча фараз исәпләүләре уздырыла». Ул ассызыклаганча, республиканың төп финанс ведомствосы параметрлар һәм булачак бюджетның муниципалитетлар, кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре белән турыдан-туры фикер алыша. Барлык масштаблы эшне исәпкә алып, бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салымнар керү буенча фаразлар төзелгән, җирле бюджетларның керем күләмнәре, каршылыкларсыз гына, муниципаль районнар белән килештерелгән.

Радик Гайзатуллин журналистларның игътибарын федераль салым һәм бюджет законнарының ел саен үзгәреп торуына  юнәлтте.

"Бер яктан, алар керем базасын киметә, икенче яктан - безнең бюджетның чыгым өлешен арттыра, - дип билгеләп үтте министр, - нәтиҗәдә, республика бюджетының җитди кимүе күзәтелә". Ул, мәсәлән, төшеп калган чыгымнар өлешендә НДПИ һәм экспорт пошлинасы буенча ташламаларны гамәлдән чыгаруны атарга мөмкин, дип аңлатты.

Бюджетның чыгым өлеше структурасында бюджет даирәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренең хезмәт хакын арттыруга (уртача икътисадка кадәр) акчалар тулысынча каралган. Илкүләм һәм федераль проектлар чагылыш тапкан дәүләт программалары буенча чыгымнарны бүлү дәвам итәчәк. Дәүләт программалары буенча чыгымнар бюджетта 90%тан артык тәшкил итәчәк.

"2022 елга бюджетта социаль юнәлеш көчәя, бүген булган барлык социаль һәм иҗтимагый программалар саклана, җәмәгатьчелек тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар исемлеге киңәйтелә. 10,9 млрд. сум күләмендә дефицитны исәпкә алсак, бюджет үтәлеш өчен шактый киеренке булачак, ", - дип йомгаклады сүзен Радик Гайзатуллин. - Әмма мин сүземне оптимистик нотада тәмамларга телим: социаль-икътисадый ел темпларын саклап калу безгә дефицитны җиңәргә һәм бүген фикер алыша торган бюджетны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирәчәк».

Аннары ике спикер республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International