Хафиз Миргалимов 2022 ел бюджеты турында: «Безнең төп бурыч - халыкның керемнәрен арттыру»

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе, 11:18

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда парламентарийлар профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджет проекты турында фикер алыштылар. Утырышта шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Финанслар министрының беренче урынбасары - Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

"КПРФ фракциясе бюджет проектына 70кә якын тәкъдим кертте, - дип басым ясады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, утырышны ачып, - күп кенә сорауларга без җавап алдык инде. Әлбәттә, алар безне һәрвакытта да канәгатьләндермиләр, әмма без илдә һәм республикада булган социаль-икътисадый хәлне аңлыйбыз ".   

Хафиз Миргалимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә Татарстанның төп финанс законы проекты өстендә конструктив уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.

Фракция тарафыннан җибәрелгән тәкъдимнәр арасында - икътисад, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, гражданнарга социаль ярдәм мәсьәләләре. КПРФ фракциясе җитәкчесе  бүген  аерым игътибар таләп итә торган төп проблемаларга тукталды. «Алдагы чорга республика бюджетының төп бурычы - халыкның керемнәрен арттыру, - дип саный Хафиз Миргалимов, - республикада ярлылык дәрәҗәсе гражданнарның гомуми санының 6 - 7%ын тәшкил итә, Россиядә 24 млн. кеше «ярлылык чиге»ндә яши».

Бюджетның өстенлекле бурычлары арасында Хафиз Миргалимов шулай ук икътисадның нәтиҗәлелеген үстерүне, эш урыннары санын арттыруны, демография проблемаларын хәл итү өчен шартлар тудыруны билгеләде.

КПРФ фракциясе әгъзалары фикеренчә, ТКХ тармагы кирәкле күләмдә финансланмаган булып кала, коммуналь челтәрләр таушалган. Бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итүгә дә җитәрлек акча бүлеп бирелми.

Бүген күтәрелгән мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр республика Хөкүмәтенә юллана.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International