Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайлану сәбәпле кайбер Татарстан Дәүләт Советы депутатларының вәкаләтләре туктатылды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 10:47

Бүген Дәүләт Советы Илья Вольфсон, Татьяна Ларионова, Марат Нуриев һәм Артем Прокофьевның  депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәләне карады һәм тиешле карар кабул итте. Моңа бәйле рәвештә Президиум, парламентның аерым комитетлары һәм комиссияләре составына үзгәрешләр кертелде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Илья Вольфсонга, Татьяна Ларионовка, Марат Нуриевка һәм Артем Прокофьевка республика парламентында нәтиҗәле депутат эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.  Ул әлеге шәхесләрнең  федераль парламентта РФ Дәүләт Думасы депутатлары сыйфатында Татарстан Республикасы файдасына актив эш алып баруларына ышаныч белдерде.

Парламент тарафыннан бер төркем Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә Дәүләт Советы Президиумы, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Социаль сәясәт комитеты составына, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде.

Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы итеп депутат, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева сайланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International