Депутатлар гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон проектын хупламады

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 11:10

Татарстан Дәүләт Советы тәкъдим ителгән редакциядә «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын хупламады. Бүген республика парламенты утырышында шундый карар кабул ителде. Дәүләт Советының тиешле карары якын арада Дәүләт Думасына җибәреләчәк. Дәүләт Советы депутатлары бу мәсьәләгә федераль закон проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң, үз позицияләрен төзәтмәләр белән билгеләп, кире кайтырга мөмкин.

Сенатор Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников тарафыннан кертелгән «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» 1256381-7 номерлы федераль закон проекты,  Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, Россия Конституциясе нормаларына каршы килә.

Дәүләт  корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, Дәүләт Советында парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә эшче төркем төзелгән, ул берничә тапкыр әлеге федераль закон проектын тикшерү өчен җыелган.

Һичшиксез, федераль закон проекты узган елда Россия Конституциясенә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кертелгән төзәтмәләрне тормышка ашыруга юнәлтелгән. "Закон проектында гавами хакимият бердәмлегенең конституциячел нигезләре үз үсешен таба, субъектларда гавами хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге механизмы камилләштерелә, регионнарның уртак карамактагы эшләр буенча вәкаләтләренә кагылышлы нормалар эзлекле рәвештә бәян ителә, - дип аңлатты Альберт Хәбибуллин, - шуның белән бергә, закон проектының аерым нигезләмәләре Россия Федерациясенең демократик федератив хокукый дәүләт буларак конституциячел төзелеше нигезләренә каршы килә".

Аерым алганда,  әлеге редакциядә закон проекты дәүләт хакимиятенең региональ органнары системасын формалаштыру мәсьәләләрен җентекләп регламентлаштырып,  РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген хокукый җайга салуның гомуми принципларын билгеләүдән баш тарта, дип саный депутатлар.  «Бу Россия Федерациясе Конституциясенә кертелгән федератив дәүләт принципларын боза, - дип басым ясады Альберт Хәбибуллин, - закон проекты авторлары тарафыннан субъектларның югары вазыйфаи затының, дәүләт хакимияте органнарының  аталышын унификацияләү, региональ парламентларның һәм югары вазыйфаи зат вәкаләтләренең срокларын бертөрле итеп  билгеләү тәкъдим ителә».

Сүз региональ хакимият органнары тарафыннан тапшырылган федераль вәкаләтләрне гамәлгә ашыру очраклары турында гына түгел, бәлки  РФ субъектларының  Россия Федерациясе Конституциясенең 73 статьясында билгеләнгән үз компетенциясе кысаларында вәкаләтләрне гамәлгә ашыру очраклары турында да бара, аның нигезендә Россия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең бөтен тулылыгына ия.

Моннан тыш, Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, тәкъдим ителә торган редакциядә федераль закон төбәкләрне закон чыгару процессында катнашу хокукыннан мәхрүм итә.

«Эшләнгән закон проектының 39 статьясындагы 2 өлешен, 40 статьясын гамәлгә ашыру төбәкләрне федераль закон чыгару процессыннан фактта читләштерүгә китерәчәк, - дип саный Альберт Хәбибуллин, - күрсәтелгән нормалар белән бергә алып бару предметлары буенча Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан федераль законнар проектларына бәяләмәләр бирү өчен унбиш көн эчендә билгеләнә, ә закон проектының 40 статьясы белән бергә алып бару предметлары буенча закон проектларына төзәтмәләр кертү өчен шундый ук вакыт билгеләнә. Закон проекты авторлары тарафыннан субъектларда күпчелек депутатларның үз вазыйфаларын даими нигездә башкармавы, ә төбәк парламентлары утырышларының, кагыйдә буларак, аена бер тапкырдан да ешрак узмавы исәпкә алынмый ".

 «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятнең гомуми принциплары турында» 1256381-7 номерлы федераль закон проектын тәкъдим ителгән редакциядә хупламаска, әлеге карарны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына, шулай ук киләчәктә закон проекты эшендә республиканың позициясен исәпкә алып катнашу өчен Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларына җибәрергә», - диелә  бүген кабул ителгән карарда.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International