«2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты хакында Татарстан Республикасы финанслар министры Р.Р. Гайзатуллин доклады

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 12:33

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Президенты!

Хөрмәтле Дәүләт Советы рәисе!

Хөрмәтле депутатлар!

Хөрмәтле чакырылган кунаклар!

Республика Конституциясенең 94нче һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 61нче маддәсе нигезендә Президент тарафыннан Дәүләт Советы карамагына киләсе 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына бюджет турында закон проекты кертелде.

Татарстан Республикасының бюджет турындагы закон проекты Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы тарафыннан куелган таләпләргә туры  китереп әзерләнде.

Закон проектын 22 маддә һәм 41 кушымта тәшкил итә. Закон проектында Бюджет кодексы тарафыннан каралган документлар һәм материаллар бар. Документлар һәм материалларда бюджет формалаштыру барышын тулысынча чагылдырган мәгълүмат җыелды.

Бюджетны формалаштыру бер үк вакытта ике юнәлештә, ягъни,  керемнәр һәм чыгымнар өлешендә алып барылды.

Керемнәр күләмен санаганда, без, финанс министрлыгы, икътисад министрлыгы, салым хезмәте, тармак министрлыклары, оешмалар белән бергә салымнарны исәпләдек. Шулай ук җирле бюджетларның керемнәре буенча без муниципаль берәмлекләрнең тәкъдимнәрен дә исәпкә алдык.

Бюджетның чыгым өлешен әзерләү барышында республиканың министрлык һәм ведомстволарының, шулай ук муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең тәкъдимнәре буенча киңәшмәләр уздырдык.

Уртак һәм бердәм эш нәтиҗәсендә, бюджет акчасын төп бүлүчеләр һәм муниципаль берәмлекләр белән сценар шартларда бюджет фаразы каршылыкларсыз килештерелде.  

Шулай итеп, 22-24 елларга Татарстан Республикасы бюджеты, 45 муниципаль район һәм шәһәр берәмлеге, 911 авыл җирлегенең бюджеты төзелде. Муниципаль берәмлекләренең барлык бюджетлары дефицитсыз фаразлана.

Алга таба – бюджет керемнәре турында.

Керем өлешен формалаштыруның сценар шартларын слайдта күрәсез.

Бюджетның керем өлешен формалаштыру республикабыз Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үстерүнең төп күрсәткечләре нигезендә гамәлгә ашырылды.

Бер үк вакытта, бюджетны әзерләгәндә федераль законнардагы үзгәрешләрне дә исәпкә алдык. Аларның исемлеген экранда күрә аласыз.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан куелган республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычын үтәү өчен, керемнәр буенча бюджет проектында гамәлдәге салым ташламалары һәм аларның кайберләренең планлаштырылган чорда дәвам итүе исәпкә алынды. Аларның исемлеген һәм күләмнәрен сез слайдта күрәсез.

Алга таба өчеллык чорга бюджетның керем чыганаклары хакында тулырак сөйләп узам.

Чыгышта 2022 елга керемнәр һәм чыгымнарны атармын, 2023-2024 елдагы план чорына күрсәткечләр экранда булачак.

Табышка салым керемнәрен бәяләгән вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматларының “Табыш” күрсәткеченең күләм фаразы кабул ителде. Шулай ук  республиканың эре һәм уртача оешмалары мәгълүматлары, салым хезмәте хисаплары һәм 2021 елның узган чорына салым җыелу динамикасы  файдаланды. Табышка салымның гомуми күләменнән якынча 60 процентын тәэмин итүче предприятиеләр колачланды.

Нәтиҗәдә, 22 елда табышка салым 90,2 млрд. сум күләмендә көтелә.

Физик затларның кеременә салым Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 93,4 млрд. сум күләмендә керер дип фаразлана. Республика бюджетына керемнәр 65,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Салым буенча исәпләүләрне башкарганда Икътисад министрлыгы тарафыннан фаразланган хезмәткә түләү фонды, агымдагы елда керемнәрнең көтелүче күләмен һәм аның фаразланучы чорда үсешен нигез итеп алдык.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар кереме фаразы 39,2, ә республика бюджетына 37,9 млрд. сум тәшкил итә. Аларның товар төрләре буенча төзелешен Сез экранда күрәсез.

Киләсе салым – оешмаларның мөлкәтенә салым. 2022 елда аның буенча керемнәр 28,3 млрд. сум күләмендә фаразлана. Планлаштырган вакытта төп капиталга инвестицияләр фаразы, салым хисабы мәгълүматлары исәпкә алынды.

Җир салымы муниципаль берәмлекләр бюджетлары өчен әһәмиятле керем чыганагы. Салым буенча фаразны төзегәндә салым хезмәтләренең хисапларын исәпкә алдык, һәм, әлбәттә,  саннарны барлык муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләре белән дә килештердек. Җир салымы кереме ел саен 8,1 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Транспорт салымы кереме 2022 елда 6,1 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Керемнәрне исәпләгән вакытта салым хисабы һәм берничә ел дәвамында җыелу күрсәткечләре исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә транспорт салымы фаразланган күләмдә юл фондына күчереләчәк.

Бердәм керемгә салым 17,9 млрд. сум, республика бюджетына 11,9 млрд. сум күләмендә фаразлана. Салым төзелешен Сез экранда күрәсез.

Тулысынча муниципаль берәмлекләрнең бюджетларына керүче физик затларның милегенә салым 22нче елда 2,4 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

Берләштерелгән бюджетның фаразланучы салым булмаган керемнәре күләме 9,8 млрд. сум, республика бюджетыныкы 5,1 млрд. сум. Бу күләмгә җир һәм милекне арендага бирүдән һәм сатудан, штрафлардан, экологик түләүләрдән һәм башкалардан табышлар керә.

Федераль бюджеттан кайтарылмый торган керемнәр Татарстан Республикасы бюджеты проектында 22 елга 48,9 млрд. сум күләмендә исәпләнгән. Федераль чараларның төзелеше слайдта күренә.

Алга таба – бюджет чыгымнары турында.

Берләштерелгән бюджетның чыгымнар күләмен санаганда, без федераль һәм республика дәрәҗәсендәге, бүгенге көндә гамәлдә булган законнарга һәм норматив-хокукый актларга нигезләндек. Чыгымнар Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасында куйган өметле бурычларын тормышка ашыруга йөз тота.

Бюджет чыгымнарын сыйфатлаучы аерым юнәлешләрне билгеләп узам.

Беренче чираттагы, социаль әһәмиятле  һәм агымдагы чыгымнар күләме елдан-ел арта бара. 22 елга фаразланган бюджетта алар чыгымнарның барлык күләменнән якынча 80 процентын тәшкил итәчәк. Фараз күләме слайдта китерелде.

Чыгым өлешен санаганда, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләренә хезмәт хакын, икътисадта уртача хезмәт хакына кадәр арттыруга акчаны тулысынча салып калдырдык. Россия Президентының май аендагы Указларын тормышка ашыра башлаганнан бирле берләштерелгән бюджет чыгымнарының арта бару күрсәткечләре слайдта күренә. 

Чыгымнарны дәүләт программалары буенча бүлү дәвам итәчәк. Бюджет чыгымнарының  туксан проценттан артыгы Программалар аша каралган. Илкүләм һәм федераль проектлар дәүләт программалары эчендә чагылыш тапты.

Социаль әһәмияткә ия булган республика чаралары инде берничә ел уңышлы гына финансланып килә. Киләсе елларда да бу мөһим чаралар дәвам итәчәк.  Әлеге ассигнованиеләрнең гомуми күләме 2022 ел бюджетында 6,9 млрд. сум тәшкил итәчәк. Аларның исемлеген сез экранда күрәсез.

Алга таба конкрет юнәлешләр буенча бюджет чыгымнары характеристикасы хакында.  

Бюджет классификациясе нигезендә бюджетның чыгым өлеше “Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлегеннән башлана. Бүлек буенча 2022 елга берләштерелгән бюджет чыгымнары 33,6 млрд. сум, республика бюджеты буенча 26,9 млрд. сум фаразлана. Бу бүлеккә Хөкүмәтнең резерв фонды чыгымнары; идарә аппаратын, Фәннәр академиясен һәм архивларны, мировой судьяларны тоту, авыл җирлекләренә грантлар тапшыру керә.

“Милли оборона” бүлеге буенча республика бюджеты чыгымнары 139,8 млн. сум тәшкил итәчәк.

“Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлеге буенча берләштерелгән бюджет чыгымнары 1,9 млрд. сум, республика бюджеты буенча 1,3 млрд.сум. Бу бүлек буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аның чараларның, муниципаль берәмлекләрнең бердәм диспетчер хезмәтләренең эшен финанслау һәм башка чыгымнар күздә тотыла.

Берләштерелгән бюджет буенча барлыгы 69,5 млрд. сум һәм республика бюджеты буенча 67,8 млрд. сум белән “Милли икътисад” бүлеге үз эченә бер төркем тармакларны колачлый. Алар арасында иң эреләре – юл хуҗалыгы, капиталь характердагы чыгымнар, авыл хуҗалгы, транспорт. Тармаклар буенча бүленешне экранда күрәсез.  

“Торак-коммуналь хуҗалык” бүлегенең чыгымнары берләштерелгән бюджетта 20,8, республика бюджетында 13,0 млрд. сум  күләмендә фаразлана.

“Әйләнә-тирә мохитне саклау” бүлегенең чыгымнары барлыгы 5,9 млрд. сум, республика бюджеты буенча – 5,7 млрд. сум күләмендә фаразлана. Әлеге чыгымнар табигатьне саклау чараларын гамәлгә куюга, Экология министрлыгы аппаратын, идарә тармагы учреждениеләрен тотуга тотыла.

Алга таба бюджет чыгымнарының иң эре бүлеге - “Иҗтимагый-мәдәни өлкә”.

Сез экранда күргән иҗтимагый өлкә чыгымнары сыйфатлары бу чыгымнарда ел саен үсеш динамикасы барлыгын күрсәтә. Социаль өлкә чыгымнары берләштерелгән бюджетта 2021 ел белән чагыштырганда 2024 елда 24,4 процентка үсә.

Иҗтимагый-мәдәни өлкәдә “Мәгариф” тармагы чыгым күләме буенча шактый зур. 2022 елда чыгымнар күләме берләштерелгән бюджетта 109,8 млрд. сум, республика бюджетында 68,7 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Бу чыгымнар исәбенә өстәмә рәвештә мәгариф учреждениеләренең яңа челтәре, укучылар контингенты артуы, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрне тоту, йомгаклау аттестациясен уздыруга чаралар керә.

“Мәгариф” тармагында республиканың бер төркем максатчан программалары финанслана. Алар арасында Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау, ресурс үзәкләрен булдыру программалары да бар.

Киләсе бүлек – “Сәламәтлек саклау”. Мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 85,7 млрд. сум, шул исәптән республика бюджетыннан 31 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Республика бюджетының сәламәтлек саклау өлкәсе чыгымнары эченә югары технологияле ярдәм, тармак учреждениеләрен тоту, даруларны һәм җиһазларны үзәкләштереп сатып алу, гемодиализ процедураларын уздыру, мәҗбүри медицина иминиятләштерү системасы аша медицина оешмаларын бер канал аша финанслау буенча чыгымнар керә.

Күләме буенча киләсе тармак – “Социаль сәясәт”. Чыгымнарның гомуми күләме биредә 55,4 млрд. сум күләмендә фаразлана. Быел бирелүче барлык социаль пособияләр һәм түләүләр инфляциягә карата арттырып саналган.

Алга таба 2022 елга 17,3 млрд. сум, республика бюджеты буенча  10,1 млрд. сум күләмендә социаль өлкәнең киләсе бүлеге - “Мәдәният, кинематография” килә. Чараларны грантлар тапшыруга, китап фондларын туплауга, иҗади берләшмәләргә ярдәмгә, музейларны, театрларны, китапханәләрне, иҗади коллективларны тотуга юнәлтергә планлаштырыла.

“Физик культура һәм спорт” бүлеге буенча чыгымнар 9,1 млрд. сум, республика бюджеты буенча – 3,8 млрд. сум  тәшкил итә.

Акчаларны спорт әзерлеге учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итүгә, массакүләм спорт һәм спортта югары ирешүләр өлкәсендә чараларны оештыруга һәм уздыруга юнәлдерү планлаштырыла.

“Массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлеге буенча 2022 елга республика бюджеты чыгымнары 1,7 млрд. сум, шул исәптән телерадиотапшыруларга – 991,6 млн.сум, басма матбугатка һәм нәшриятка – 701,5 млн. сум  күләмендә фаразлана.

«Муниципаль берәмлекләр бюджетларына гомуми характердагы бюджетара трансфетлар» бүлеге буенча республикада дотацияләр һәм башка гомуми характердагы бюджетара трансфертлар каралган, аларның гомуми күләме 20,2 млрд. сум.

«Дәүләт һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү» бүлегенең чыгымнары берләштерелгән бюджетта 358,3 млн. сум, республика бюджеты буенча –99,3 млн. сум тәшкил итәчәк.

Шулай итеп, 2021 елга:

берләштерелгән бюджетның  керем өлеше 345,6 млрд. сум, чыгым өлеше – 356,5 млрд. сум фаразлана, дефициты – 10,9 млрд. сум;

 республика бюджетының керем өлеше 305,7, чыгым өлеше – 294,8 млрд. сум фаразлана, дефициты – 10,9 млрд. сум;

Киләсе слайдта Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының һәм республика бюджетының 2023 елга күрсәткечләре китерелгән.

Алга таба – 2024 елга мәгълүмат.

Хөрмәтле депутатлар!

2022 елга, 2023 һәм 2024 елдагы план чорына бюджет проекты Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тыңлауларында, республиканың барлык район һәм шәһәр берәмлекләре белән киңәшмәдә тикшерелде.

Бюджетның төрле дәрәҗәләрдә җентекләп тикшерелүен исәпкә алып, хөрмәтле депутатларның закон проектын хуплауларын һәм аны беренче укылышта кабул итүләрен сорыйм.

Чыгышым тәмам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International