Муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында закон үз көчен югалткан дип танылды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 14:13

Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында республика законының үз көчен югалтуын тану хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, 2021 елның июленә кадәр муниципаль җир контроле РФ субъектларының норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырылган. Татарстанда шуңа бәйле рәвештә республика территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында закон кабул ителгән. Әмма федераль законнарга үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә муниципаль җир контроле хәзер вәкаләтле җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы раслый торган нигезләмә нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә республика законы үз көчен югалткан дип танылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International