Умартачылыкны үстерү турында закон проектын кабул ителде

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:36

Бүген Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында» закон проектын карады. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тәкъдиме буенча документ тулаем кабул ителде.

Закон проектын профиль комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев тәкъдим итте, ул искә төшергәнчә, умартачылыкны нәтиҗәле үстерүнең бердәм хокукый нигезләрен булдыру максатларында 2021 елның 29 июнендә «Россия Федерациясендә умартачылык турында» Федераль закон кабул ителде.

Әлеге закон умарта кортларын саклап калу чараларын үз эченә ала һәм умарта кортларының авыруларын  кисәтү һәм бетерү, умарта кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулауны булдырмау, умартачылык продукциясен саклау турында нигезләмәләрне үз эченә ала.

Таһир Һадиев сүзләренә караганда, Федераль законны кабул итү «Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законын анализлау,  умартачылык өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый яктан яңача җайга салу зарурлыгына китергән. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү өлкәсендә яңа закон проектын эшләү зарурлыгы туган. Закон белән умартачылыкны үстерү өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен билгеләү, әлеге өлкәдә дәүләт ярдәме чараларын билгеләү, аны бирү принципларын һәм шартларын билгеләү тәкъдим ителә.

Комитет «Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм дәүләт ярдәме турында» законны үз көчен югалткан дип танырга тәкъдим итә.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International