Лотфулла Шәфигуллин: «Салым преференцияләре, яңа ярдәм чаралары кертү һәм идарә системасын камилләштерү исәбенә сәнәгать мәйданчыкларының җәлеп итүчәнлеген арттырырга кирәк»

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе, 12:21

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясендә кече һәм урта бизнесны һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерү өлкәсендәге законнарның үтәлеше турында сүз барды. Журналистларның сорауларына Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм Татарстан Республикасы кътисад министрының беренче урынбасары - Эшмәкәрлек һәм конкуренция үсеше департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин җавап бирде.

"Республикада кече һәм урта бизнесны һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерүне законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре теге яки бу ракурста, закон чыгару инициативасы буларак, яисә хокукый кулланылышны анализлау буларак, үз утырышларының һәркайсында карый", - дип аныклап үтте Лотфулла Шәфигуллин, матбугат конференциясен ачып.

 Профильле комитет башлыгы әйтүенчә, икътисадның үсеше күбесенчә кече һәм урта бизнесның үсеш дәрәҗәсенә бәйле. «Нәкъ менә кече һәм урта предприятиеләр базар конъюнктурасының үзгәрүенә оператив җавап бирергә һәм товар базарларында көндәшлек мохитен формалаштырырга сәләтле, - диде ул, - бүген икътисадның чирегеннән артык өлешен кече һәм урта бизнес алып тора. Татарстанда бу өлкәдә 750 меңнән артык кеше эшли, бу республика икътисадында эшләүчеләрнең өчтән берен тәшкил итә".

«Быел эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 1,2 млрд. сум акча каралган, ә Икътисад министрлыгы буйсынуындагы структураларны (Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды) капиталлаштыруны исәпкә алганда, ярдәмнең гомуми суммасы 3,55 млрд. сум тәшкил итәчәк, - диде Рөстәм Сибгатуллин, - ярдәм чараларының финанс программаларыннан тыш, ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында да тормышка ашырыла, ул бизнес үсешенең 3 стадиясе буенча формалашкан - үзмәшгульләр, эшне яңа башлаучы һәм гамәлдәге эшмәкәрләр».

 Республика муниципалитетларында сәнәгать паркларының эшчәнлеге темасына күчеп, Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта сәнәгать парклары территориясендә 1500 резидент эшли, 39 меңнән артык эш урыны булдырылган. "Хәзер объектларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән шөгыльләнергә вакыт җитте, - дип саный профильле комитет башлыгы, - сәнәгать мәйданчыкларының һәм паркларының җәлеп итүчәнлеген арттырырга кирәк, шул исәптән салым преференцияләре бирү, яңа ярдәм чаралары кертү, идарә системасын камилләштерү исәбенә".

Лотфулла Шәфигуллин сүзләренә караганда, промпаркларга тулаем алганда бизнеста ихтыяҗ бар, әмма алар арасында йөкләнеше 70% тан артмаганнары да бар. Әлеге проблеманы хәл итү өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкаларын киметүгә, транспорт салымын түләүдән һәм оешмалар мөлкәтенә салымны түләүдән азат итүгә юнәлдерелгән закон инициативалары гамәлгә ашырылган.

Хәзерге вакытта, икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, сәнәгать мәйданчыклары ревизиясе алып барыла. Аларның эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен (ә сәнәгать парклары авыл җирлегендә эш урыннарының яртысыннан күбрәген булдыра, һәм аларда резидентларның 90 %ы нәкъ менә җитештерү белән мәшгуль) салым ташламалары кертелгән. Ташламалар паркларга Икътисад министрлыгы белән тиешле килешүгә кул кую шарты белән бирелә.  Килешү кысаларында мәйданчыкларга төп таләпләр - инвестицияләр җәлеп итү һәм өстәмә эш урыннары булдыру. "Бүгенге көнгә  сиксәнләп килешүгә кул куелган, бу санны якын арада 150 гә җиткерү көтелә, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк", - диде Рөстәм Сибгатуллин.

Эшмәкәрләр салым декларацияләрен тутыра башлагач, киләсе ел башында алынган ярдәм чараларының нәтиҗәсен бәяли алачак. 16 сәнәгать паркында салым ташламалары бирү турында законнар кабул ителгәннән соң, 60 яңа резидент үз эшен башлаган.

Салым салуның патент системасы турында республика законына үзгәрешләр кертү, спикерлар билгеләп үткәнчә, шулай ук эшкуарларга салым йөкләнешен сизелерлек киметкән. "Закон бизнес вәкилләрен, Сәүдә-сәнәгать палатасын, депутатларны һәм экспертларны җәлеп итеп тикшерелде, - дип искәртте Марат Галиев, - ЕНВД гамәлдә булган чорда патент белән сипәкләр генә файдаланды. Әмма без эшчәнлекнең һәр төре буенча салымны шулай итеп санадык, ул бизнесне кысмаска, элек эшкуарлар тарафыннан түләнә торган ЕНВД күләме белән бер чама булырга тиеш".

Икътисад министрының беренче урынбасары әйтүенчә, салым салуның патент системасы, тулаем алганда, эшмәкәрләр өчен 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарылган йөкләтелгән керемгә бердәй салымга альтернатив алмаш була алган. Республика канунына салым салуның патент системасын кертү турындагы узган елның декабрь һәм быелның  май аенда кертелгән үзгәрешләр эшчәнлек төрләре исемлеген шактый киңәйттеләр (82 дән 90 га кадәр).  Моннан тыш, авыл җирлекләре өчен салым йөкләнешенең 40%ка кимүе билгеләнгән.

Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, 2020 елда салым салуның патент системасын 3,6 мең эшкуар гына кулланган булса, хәзерге вакытта - 22,5 меңнән артык.

 Бүген матбугат конференциясендә һәм бизнеска салым йөкләнеше мәсьәләсе буенча да фикер алышынды. "Профильле комитет әгъзалары һәрвакыт салымнарны бетерү түгел, бәлки салым йөкләнешен киметү тарафдарлары булды, - дип билгеләде Марат Галиев, журналистларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, - бүген кайбер "кайнар башлар" пандемия һәм аның белән бәйле икътисади кыенлыклар аркасында салымнарны өч елга бөтенләй гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр. Моны уңышлы карар дип санамыйм. Барысы да салым түләргә тиеш, ләкин алар көч китерерлек һәм зур булырга тиеш түгел, һәм кризис шартларында мөмкин кадәр  йомшарырга тиеш ".

Марат Галиев сүзләренә караганда, республикада гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта бизнеска ярдәм программаларының нәтиҗәлелегенең иң ачык күрсәткече кризислы елда да - Татарстанда эшкуарлар санының үсүе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International