«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе утырышында менталь тайпылышлы кешеләрнең яшәвен оештыру турында фикер алыштылар

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе, 18:01

Бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең Дәрвишләр балалар йорты-интернаты базасында узган күчмә утырышында менталь тайпылышлы балаларны карау, укыту һәм социальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар менталь тайпылышлы кешеләрнең махсус учреждениедән чыкканнан соң мөстәкыйль рәвештә яшәргә әзерләү проблемасын аеруча актуаль дип саныйлар.

«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе утырышының  әлеге интернат-йортта узуы очраклы түгел, нәкъ менә биредә бергә яшәү проекты гамәлгә ашырыла, һәм без балаларны укыту һәм социаль тормышка җәлеп итү, аларның алга таба эшкә урнашуы, социальләшүе кебек мөһим мәсьәләләр турында фикер алышабыз, - дип басым ясады берләшмә җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, - безнең өчен мондый балаларны укыту белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу бик мөһим. Нинди белгечлекләр буенча без аларны укыта алабыз, бу процесска җәлеп ителгән уку йортлары географиясен ничек киңәйтә алабыз? Без әлеге проблемалы мәсьәләләрне таба закон чыгару һәм башкарма хакимият дәрәҗәсендә карарлар кабул ителә алсын өчен күтәрәбез".

Акыл үсешендә җитди тайпылышлы балаларны актив мөстәкыйль тормышка комплекслы әзерләү һәм социаль адаптацияләү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерү буенча күп кенә грантлар алган Дәрвишләр балалар интернат-йорты оешуга быел 45 ел тула. Хәзерге вакытта биредә 160 бала яши.

Бүген депутатлар интернат-йортта тәрбияләнүче менталь тайпылышлы кешеләрне мөстәкыйль яшәргә әзерләү эшләре белән таныштылар, медик-социаль тернәкләндерү бүлегендә, уку сыйныфларында һәм остаханәләрендә,  укыту-тренировка квартирасында булдылар, тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар белән аралаштылар.

Биредә дәресләр көн саен уза, логопед бүлмәсе, хәтта флорбол буенча үз спорт командасы да бар. Спортчылар атнага өч тапкыр шөгыльләнә, еш кына гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән бергә. Яшьләр махсус олимпиадада катнашырга өметләнә.

Интернат-йортта хәйриячеләр ярдәме белән укыту-тренировка фатиры җиһазландырылган. Хәзер монда өч кыз яши. Алар мөстәкыйль рәвештә ашарга әзерлиләр, бинаны җыештыралар, даими рәвештә шәһәргә кибеткә йөриләр. "Әлбәттә, безнең эшлисе эшләребез күп, - диде интернат-йорт директоры Гөлнара Галиәхмәтова, - бюджетны планлаштыру һәм җирлектә йөрү мәсьәләләре аеруча җиңел бирелми. Ләкин яхшы якка үзгәрешләр бар, һәм бу шатландыра».

"Мөмкинлекләре чикләнгән, шул исәптән менталь тайпылышлы  кешеләрне социаль озату һәм бергә яшәү мәсьәләсе турында без комитет утырышында да фикер алыштык, - диде Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, - бүген без әлеге проектның гамәлдә ничек тормышка ашырылуын карадык. Без алга таба мөстәкыйль яши ала торган балаларны әзерләргә кирәклеген аңларга тиеш. Аларның кайберләре эшли ала, чөнки бүген инде сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне  эшкә урнаштыру мәсьәләләре дә куела. Хәзерге вакытта аларның социаль яктан тәэмин ителүләре һәм мөстәкыйль яшәүләре зарур. Менталь тайпылышы булган гражданнар өчен аерым фатирлар бүлеп бирүдә хакимият органнары ярдәм итәр дип уйлыйм. Алар белән бергә махсус учреждение хезмәткәре яшәячәк, аларга көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәчәк һәм аларны контрольдә тотачак".

Түгәрәк өстәл эшендә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, җирле үзидарә вәкилләре, шундый ук әлеге типтагы уку йортлары һәм интернат-йортлары җитәкчеләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International