Округларда депутат атнасы

2021 елның 11 декабре, шимбә, 10:41

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен фестиваль ачылышында катнаштылар.   

10 декабрьдә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗатының "Кулга-кул  тотыныйк, дуслар!" дип аталган ундүртенче фестивале башланды. Лауреатларны һәм конкурста катнашучыларны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина котлады. Быел Фестивальдә катнашу өчен Казаннан һәм Татарстан Республикасыннан 500дән артык гариза кергән.

10 декабрьдә “Бердәм Россия” төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итү узды. Гражданнар мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева, Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм хезмәт инспекциясе белгечләре җавап бирде. Елена Кузьмичева билгеләп үткәнчә, кабул итү кысаларында татарстанлылардан банкрот оешмалардан хезмәт хакын түләтү турында үтенечләр килгән. Лениногорскида яшәүче кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ул компаниядән үз эше өчен хезмәт хакы ала алмый. Сорау контрольгә алынган.

«Кабул итү процессында без татарстанлыларга эшкә урнашу белән ярдәм итәбез яисә намуссыз эш бирүчеләрдән бурычларны түләтәбез. Барыннан да бигрәк без төрле консультацияләр алу буенча борчыган сорауларга җавап бирергә,  барлык  мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз», – дип басым ясады Елена Кузьмичева.

Бу атна дәвамында гражданнарны кабул итү декадасы Лениногорск районында узды. Район халкын Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин кабул итте. Аңа ишетү аппаратын сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтүне сорап пенсионер мөрәҗәгать иткән. Пенсионерга матди ярдәм күрсәтелгән.

9 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Казан хосписында булды, табиблар һәм учреждениедә яшәүчеләр белән аралашты, хосписның медперсоналына бүләкләр тапшырды. Ольга Воронова табибларга һәм шәфкать туташларына аларның мәрхәмәтлелеге һәм үз эшләренә бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде, аларга игелекле хезмәтләрендә уңышлар һәм сабырлык теләде.

8 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында сайлаучыларны кабул итте һәм коррекцион интернат­-мәктәптә булды.

Гражданнарны кабул итү кысаларында Герман Захарьев Марат Әхмәтовка Яңа һәм Иске Кама аръягы бистәсендә яшәүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итте. Фермерлык белән шөгыльләнүче һәм 800 баштан артык сарык үрчетүче ир-ат әйтүенчә, иң зур проблема - юлсызлык. Бигрәк тә яз һәм көз көне авыр. Әлеге торак пунктлар Кама елгасының икенче ягында урнашкан, ләкин Мамадыш районы территориясенә керәләр.

Марат Әхмәтов бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды. Шулай ук Мамадыш политехника көллиятен авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү, уку йортының түбәләрен ремонтлау һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Шул ук көнне Марат Әхмәтов район башлыгы Анатолий Иванов озатуында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Мамадыш интернат-мәктәбендә яшәү һәм белем алу шартлары белән танышты, балалар һәм педагоглар белән аралашты.

7 декабрьдә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә өлкән буын мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узды. Татарстанлылар сорауларына Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, РФ Пенсия фондының ТР буенча рәисе урынбасары Асия Вәлиуллина, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева җавап бирде.

Светлана Захарова әйтүенчә, "кайнар линия" кысаларында керә торган мәсьәләләр нигездә социаль түләүләргә, пенсия белән тәэмин итүгә һәм пенсияләрне исәпләүгә кагыла.  «Барлык мәсьәләләр буенча без аңлатмалар бирәбез. Ниндидер сораулар пенсияләрнең федераль исәпләвенә һәм исәпләү тәртибенә - федераль өстенлеккә кагыла. Без аны җентекләбрәк өйрәнербез, һәм әгәр уңай нәтиҗәләр булса, теге яки бу канун инициативалары яки Дәүләт Думасына безнең депутатлар аша мөрәҗәгатьләр эшләнәчәк", - диде Светлана Захарова.

7 декабрьдә Менделеевск районында гражданнарны кабул итү узды. Халыкның сорауларына Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин җавап бирде.

Кабул итүдә Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Р. Р. Хикматовның мәктәп бинасын капиталь ремонтлауга кагылышлы мөрәҗәгате каралды. Быел район хисабына түбәне төзекләндергәннәр. Хәзерге вакытта барлык кирәкле документлар Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына проект-смета документациясе бәясен билгеләү һәм эшләү өчен җибәрелгән. Мәктәпне төзекләндерү мәсьәләсе Александр Тыгин тарафыннан шәхси контрольгә алынды.

7 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Балтач районында булды, анда гражданнарны кабул итте, шулай ук районның мәгариф учреждениеләрендә булды.

Камил Нугаев Карадуган гимназиясендә һәм Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Карадуган гимназиясендә депутат татар һәм рус телләре буенча дәресләр уза торган уку сыйныфларын карады. Камил Нугаев мәктәпкә татарча китаплар, татар язучыларының портретлар коллекциясен тапшырды.

Эш сәфәре барышында Камил Нугаев шулай ук Карадуган авылында чишмәне төзекләндерү барышы белән танышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International