Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы булды

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе, 17:16

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты каршындагы Эксперт советы утырышында урман үрчетү, урман торгызу буенча законнарны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Утырышны Эксперт советы рәисе Николай Титов үткәрде.

Утырышны ачып, профиль комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, бу комитет тарафыннан беркетелгән иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында уза торган беренче утырыш. Комитет каравындагы аерым мәсьәләләр турында фикер алышу өчен оештырылган Эксперт советының 18 утырышы булган. «Эксперт советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме буенча комитетлар карамагына кертелгән мәсьәләләрне хәл итүгә квалификацияле белгечләрне җәлеп итү максатыннан оештырылды, - дип аңлатты катнашучыларга Азат Хамаев, - шул исәптән Татарстан Республикасы законнары проектларын әзерләүгә дә».

Экспертлар советы әгъзалары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре фикер алышкан төп сорауларның берсе - Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының эш нәтиҗәләре. Докладны ведомство министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тәкъдим итте. Утырышта катнашучылар тармактагы эшләрнең торышы, урман законнарының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның барышы белән кызыксынды.

Көн тәртибендәге барлык тәкъдим ителгән мәсьәләләр Эксперт советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм профильле комитет утырышында карауга тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International