Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе, 15:26

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2021елда эш нәтиҗәләрен тыңладылар. Моннан тыш, парламентарийлар җир кодексы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады, комитетның  быелгы эшенә йомгаклар ясады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Республика Урман хуҗалыгы министрлыгының эш йомгаклары турындагы ведомство министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. “Бүгенге көндә республика урманнары 1 млн. 20 мең гектар мәйданны били, урманнар 17,5% тәшкил итә. Урманнарның  уртача яше - 53 яшь. Урман ресурслары запаслары 217 миллион 140 мең кубометр тәшкил итә», - дип сөйләде министр урынбасары.

Ел дәвамында Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан орлыклар әзерләү буенча актив эш алып барылды. Урман хасил итүче төп токымнарның, шул исәптән ылыслыларның, 40,2 мең кг орлыгы әзерләнгән.

 “Урман базис питомникларында 34 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән. Шуның 12 млн. данәсе - ябык тамыр системалы утырту материалы, - дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов, - утырту материалының мондый күләме урман культураларын һәм яклаучы урман утыртмаларын булдыру өчен җитәрлек».

Дәүләт урман инспекторлары тарафыннан контроль күчмә сәфәрләр уздырган. “Урман инспекторлары агымдагы елда 21 меңнән артык патрульлек итте. Урман законнарын бозу турында 402 акт төзелде, урман фондына китерелгән зыян күләме - 56 млн. сумнан артык”, - дип аңлатты министр урынбасары.

Профильле комитет рәисе Азат Хамаев утырышта катнашучыларга урман законнарын гамәлгә ашыру барышы моннан ике көн элек, комитет каршындагы Эксперт советы утырышы вакытында каралуын искәртте. "Актив фикер алышканнан соң, комитетка әлеге мәсьәләне карарга һәм үз бүгенге утырышында хупларга тәкъдим итү карары кабул ителде", - дип аңлатты катнашучыларга Азат Хамаев.

Бүген комитет утырышында Дәүләт Советының чираттагы утырышында карауга әзерләнгән җир кодексы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды.

Депутатлар тарафыннан җир кишәрлеген түләүсез файдалануга дәгъва итә алачак медицина хезмәткәрләренең исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителә . Аерым алганда, сүз реаниматологлар, кардиологлар, неврологлар, офтальмологлар, педиатрлар, рентгенологлар, хирурглар, инфекционистлар һәм башкалар кебек белгечлекләр турында бара.

«Безгә республиканың муниципаль районнары башлыклары, шулай ук район хастаханәләре табиблары әлеге белгечлекләрне исемлеккә кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр», - диде Азат Хамаев.

Утырышта шулай ук 2021 елда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эше турында хисап бирелде. Быел профиль комитеты 15 закон проектын карады, шуларның 14 е закон статусын алган (Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде һәм республика Президенты тарафыннан имзаланды), берсе алдан карауда тора.

Комитет контролендә 9 контроль мәсьәлә булган, 11 комитет утырышы һәм 10 эш төркеме утырышы үткәрелгән.

Дәүләт Советы депутатлары, комитет әгъзалары тарафыннан даими рәвештә сайлау округларында сайлаучылар белән очрашулар уздырылды. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты адресына гражданнарның 600 мөрәҗәгате кергән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International