Газлаштыру программасын гамәлгә ашыручы салым түләүчеләр өчен мөлкәткә салым буенча ташламалы ставка билгеләнә

2021 елның 24 декабре, җомга, 12:04

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында законның 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ кайбер салым түләүчеләр өчен ташламалы салым ставкасын билгели.

Закон проекты белән «Оешмалар мөлкәтенә салым турында»  Татарстан Республикасы Законына оешмалар өчен - Татарстан Республикасы территориясендә торак пунктларны газ белән тәэмин итү буенча чараларны Россия Федерациясе Хөкүмәте актлары нигезендә гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елның 1 гыйнварыннан яңадан файдалануга тапшырылган газ бүлү челтәренең 1,2 МПка кадәр басым белән булган газүткәргечләренә карата мөнәсәбәттә 2024 елның 1 гыйнварына кадәр салым буенча ташламалы салым ставкасын 0,1 күләмендә билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү каралган.

Закон проекты газ бүлү оешмаларына салым йөкләнешен киметүгә һәм Татарстан Республикасында газлаштыруны алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International