Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 24 декабре, җомга, 12:50

Дәүләт Советы депутатлары «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул иттеләр. Закон проекты торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тарафыннан тәкъдим ителде.

«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

Үзгәрешләр нигезендә муниципаль районны территориаль планлаштыру схемасы составы авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре (шул исәптән, төзелә торган торак пунктлар чикләре) карталары белән тулыландырылды. Мондый карта авыл җирлегенең вәкиллекле органы тарафыннан аның генераль планын әзерләүнең кирәк булмавы турында һәм җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен әзерләү хакында карар кабул ителгән очракта әзерләнә дип билгеләнде.

Авыл җирлегенең вәкиллекле органы тарафыннан югарыда күрсәтелгән карар кабул ителгән очракта, авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләр муниципаль районны территориаль планлаштыру схемасына мәҗбүри кушымта булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International