Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе эше йомгаклары турындагы мәгълүмат тыңланды

2021 елның 24 декабре, җомга, 13:57

Бүген парламентарийлар 2020 һәм 2021 елларда Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе эше йомгаклары турындагы мәгълүматны тыңладылар. Аны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Илгиз Гыйләҗев сүзләренә караганда, республикада 190 җәмәгать судьясы хөкем итә. Җәмәгать юстициясе составына суд системасы, прокуратура, адвокатура, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, юрисконсульт, тикшерү комитеты, укытучылар һәм башкалар керә.

2020 елда һәм 2021 елның 9 аенда 30 җәмәгать судьясы беренче тапкыр билгеләнгән, 35 судья яңа срокка сайланган, унысы федераль судья, берсе район суды рәисе итеп билгеләнгән, 19 судья отставкага киткән.

Агымдагы елда җәмәгать судьялары турындагы федераль законнарга җитди үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә җәмәгать судьялары беренче тапкыр 3 елга, ә аннан соң сроксыз билгеләнә.

Бүгенге көндә җәмәгать судьяларының суд участоклары гомуми мәйданы 35 мең кв.м. тәшкил иткән 72 бинада урнашкан.

Уртача бер суд участогына 182 кв.м хезмәт мәйданы туры килә, бу билгеләнгән нормадан 11% ка кимрәк. 2021 елда агымдагы ремонт эшләрен уздыруга республика бюджетыннан 6,2 млн сум күләмендә акча бүленгән.

Җәмәгать юстициясе системасында җитди проблемалар дип республика Югары суды Рәисе кадрлар агымын һәм зур хезмәт йөкләмәсен атады. Аның әйтүенчә, кадрлар китүнең төп сәбәбе  –  хезмәт хакының түбән булуы. Өстәвенә, җинаять эшләренең 31% ы, граждан эшләренең  82%,   административ эшләрнең  90%  һәм беренче инстанция суды тәртибендә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрнең  47% җәмәгать судьялары өлешенә туры килә. Шул ук вакытта республиканың гомуми юрисдикциясенең барлык судлары тарафыннан 1 млн. 150 мең тирәсе эш һәм материаллар каралган. Җәмәгать судьялары тарафыннан 695 мең эш һәм материаллар каралган, бу гомуми санның 60% ын тәшкил итә. Бер участокка уртача 348 эш туры килә, бу 2019 ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк.

Хәзерге вакытта республиканың Югары Суды рәислек корпусы белән берлектә суд участоклары арасында йөкләнешне тигезләү буенча актив чаралар күрә.

Тәкъдим ителгән доклад турында фикер алышуда Хафиз Миргалимов, Игорь Бикеев, Эдуард Шәрәфиев һәм Леонид Якунин катнашты, алар шәһәр һәм муниципаль районнарда суд  биналарын капиталь ремонтлау, ясалма интеллект һәм суд производствосын куллану перспективалары, суд процессында узара килешүләре саны һәм башкалар белән кызыксынды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың суд җәмәгатьчелегенә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанда алга таба да җәмәгать судьялары институты үсешенә зур игътибар биреләчәген билгеләп үтте.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International