Дәүләт Советы депутатлары Казахстан халкының кайгысын уртаклашты

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе, 12:55

Казахстанда бүген илкүләм матәм игълан ителде. Республикада күп санлы корбаннарга китергән фаҗигале хәлләр уңайеннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Маулен Ашимбаев һәм Парламент Мәҗелесе Рәисе Нурлан Нигъмәтуллин исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.  

"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Казахстан Республикасында фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә күпсанлы корбаннар белән бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам, - диелә Татарстан парламенты җитәкчесе телеграммасында. - Тугандаш Казакъстаннан яңалыкларны борчылу белән күзәтәбез - кораллы бәрелешләр нәтиҗәсендә хәрбиләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, тыныч гражданнар һәлак була. Илдәге хәлнең тиз арада тотрыклануына өметләнәбез. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының көч һәм сабырлык, зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнүләрен телим".

Шулай ук бөтен Татарстан парламентарийлары исеменнән Казакъстан халкының кайгысын ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Римма Ратникова уртаклашты. "Бу фаҗигале көннәрдә һәлак булганнарның барлык туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Көч һәм батырлык сезгә, туганнар!" - Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында кайгы уртаклашу кенәгәсендә алар шундый сүзләр язып калдырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International