СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2022 ел
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Казанга «Россия – Ислам дөньясы» саммиты эшендә катнашу өчен килгән Иран һәм Төркия парламент делегацияләре вәкилләре белән очрашты. Депутатлар Россия–Иран, Россия–Төркия һәм Россия–Алжир мөнәсәбәтләре кысаларында парламентара элемтәләрне үстерү, хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
18
май, 2022 ел
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды. Анда агымдагы һәм проект эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.
17
май, 2022 ел
Республикада авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү буенча зона киңәшмәләре дәвам итә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарада республиканың төньяк зонасына керүче 11 муниципаль районның хакимият башлыклары, башкарма комитетлар, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
17
май, 2022 ел
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышның турыдан-туры трансляциясе социаль челтәрләрдә оештырылды. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ