Фәрит Мөхәммәтшин республика Юстиция министрлыгының 2021 елдагы эшен югары бәяләде

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе, 17:55

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Анда ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Коллегия утырышында ведомствоның эш нәтиҗәләре турында ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, санитар-эпидемиологик вәзгыять кискенләшкән шартларда министрлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән берлектә республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итү эшен дәвам итте. "Чикләүләргә кагылышлы нисбәттә гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек артты, - диде министр. - 2021 елда үткән елга караганда ике тапкырга күбрәк мөрәҗәгать керде. Аларның 800енә җаваплар 3 көн дәвамында бирелден. Чикләүләрне исәпкә алып кабул ителгән кануннарны халыкка аңлату эшенә зур игътибар бирелде".

Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда, 2021 елда закон проекты эше планын үтәү йөзеннән министрлык тарафыннан Дәүләт Советына 34 закон проекты кертелгән. Шулай ук 99 законга караган норматив актрлар да әзерләнгән һәм нәшер ителгән. Республика ведомстволарының һәм муниципаль хакимият органнарының норматив-хокукый актларына коррупциягә каршы һәм хокукый экспертизалар саны ел эчендә 3 мәртәбә арткан.

Социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү буенча зур эш башкарылган, бу административ регламентларны үзгәртүне таләп иткән. 2021 елда электрон статусның беренче этабында 70тән артык хезмәт күрсәтү күрсәтелгән, агымдагы елда ике йөзгә якын хезмәт күрсәтүне электрон рәвешкә күчерәсе бар. Хокукый мәгълүматның рәсми порталында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының 209 меңнән артык норматив-хокукый акты басылып чыккан.

Министр шулай ук гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасы эше турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Россиянең 28 төбәгендә дәүләт юридик бюролары төзелгән. Татарстан Президенты республикада шундый бюро төзү турында карар кабул иткән. Тиешле закон проекты әзерләнә.

2022 елга бурычлар рәтендә Рөстәм Заһидуллин җәмәгать судьяларының матди-техник һәм кадрлар базасын ныгыту эшен дәвам итүне, суд актларын урнаштыруда Интернет челтәрен куллануның нәтиҗәлелеген арттыруны, гаризаларны электрон тапшыру системасын һәм документларның электрон имзасын кертүне атады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коллегия утырышында чыгыш ясаганда, министрлыкның узган елгы эшчәнлеген югары бәяләде. "Сезнең эшегезне башка юнәлешләр белән чагыштыруы кыен, - дип билгеләде ул. - Бу бик җентекле, үзенчәлекле, бик мөһим, тирән интеллектуаль эш һәм сез аны уңышлы башкарып чыгасыз".

Парламент җитәкчесе республиканың юридик җәмәгатьчелегенә коронавирус инфекциясе куркынычы белән көрәштә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Республика җитәкчелеге санитар-эпидемиологик вәзгыятькә оператив рәвештә җавап бирде, чикләү чаралары кертелде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Яңа чикләүләр белән бәйле рәвештә гражданнарның республика дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгатьләре саны сизелерлек артты, суд инстанцияләренә хакимият карарларына шикаятьләр барлыкка килде. Мондый шартларда эшнең яңа формаларын табу, вакцинациягә каршы булучыларга аңлату эшләре алып бару мөһим. Бу тема дәүләт хакимияте органнары һәм җәмгыять өчен әле дә мөһим булып кала".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, норматив-хокукый актлар әзерләү эшендә системалылык булмау борчу тудыра. "Нормативлар өлкәсендә системалы эш алып барылуга карамастан, закон асты актларын кабул итү буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр кала, - дип белдерде парламент башлыгы. - Алар һәрвакытта да үз вакытында кабул ителми, бу законнарны үтәмәүгә сәбәп булырга мөмкин. Безнең өчен закон чыгару эшчәнлегендә планлылык аеруча мөһим. Парламент кабул иткән һәм Президент тарафыннан имзаланган закон гамәлгә кертелгәннән соң эшли башлауга ирешергә кирәк".

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәткәрләргә һәм министрлык җитәкчелегенә уртак эшчәнлек өчен рәхмәт әйтеп, киләсе елда министрлык алдында торган бурычлар шулай ук уңышлы үтәлер, дигән ышаныч белдерде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International