Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан хаклы рәвештә Россиянең алдынгы спорт төбәге санала"

2022 елның 21 гыйнвары, җомга, 19:06

Бүген Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты бинасында ТР Спорт министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Ведомствоның  2021 елда башкарган эшенә йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алышуда РФ спорт министры Олег Матыцин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар республиканың спорт казанышларын күрсәтүче күргәзмәне карадылар. Парламент башлыгына һәм федераль министрга үз эшчәнлекләренә йомгак ясап, министрлык җитәкчеләре, муниципаль районнар, спорт җәмгыятьләре һәм федерацияләре вәкилләре Татарстанның спорт потенциалы артуын билгеләп үттеләр.

Коллегия утырышында ведомствоның эш нәтиҗәләре турында ТР спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. Республиканың спорт тормышында ул БДБ илләренең беренче Уеннарын, "Россия - спорт державасы" халыкара форумын, йөзү буенча Дөнья кубогы этабын, нәфис гимнастика буенча «YOLDIZ CUP» халыкара турнирын, дзюдо буенча «Зур шлем» халыкара ярышларын һ.б. атады. 2021 елда, гомуми алганда, 311 спорт объекты гамәлгә кертелгән, шул исәптән 9 универсаль спорт мәйданчыгы, 2 блоклы модульле чаңгы базасы, каркас-тент өслекле 4 ябык футбол манежы, Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы һәм Казанда ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы төзелгән, 4 муниципаль районда ГТО мәйданчыклары өчен җиһазлар куелган һәм монтажланган, инвентарьлар һәм республика спорт мәктәпләре өчен 5 микроавтобус сатып алынган.

Министр сүзләренә караганда, төрле спорт төрләрендә республиканың профессиональ командаларның зур җиңүләре Татарстан командаларының тырыш, максатчан эше, республика җитәкчелегенең һәм федераль спорт министрлыгының ярдәм итүләре нәтиҗәсе булып тора. «УНИКС» баскетбол командасы Европа Кубогы һәм ВТБ Бердәм лигасының көмеш призеры булды, «Ак Барс» командасы хоккейчылары Континенталь Хоккей Лигасының бронза призын, «Динамо - Ак Барс» һәм «Зенит - Казан» волейбол командалары Россия кубогын отты, «КАМАЗ-Мастер» командасы Ралли-марафонның «Дакар» һәм Ралли «Ефәк юл 2021» триумфаль җиңү белән кайтты.

Министрлыкның 2022 елга өстенлекле бурычлары булып физкультура һәм спорт учреждениеләрен алга таба ныгыту һәм тармакны цифрлаштыру эшен активлаштыру тора, дип саный Владимир Леонов. "Күп кенә спорт мәктәпләре компьютер техникасын һәм мәгълүмати технологияләрне чараларын яңартуга мохтаҗ, - диде ул. - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елында бу бигрәк тә актуаль. Республика җитәкчелеге һәм спорт җәмгыяте тырышлыгы белән булдырылган спортның сыйфатлы инфраструктурасы киләчәктә дә Татарстанның спорт казанышларын арттыруга хезмәт итәр дип өметләнәбез".

Спортның төрле юнәлешләрендә эшләү турында  «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары, ТР йөзү федерациясе президенты Ренат Нугайбәков, "Минем спорт" АҖ генераль директоры Андрей Марков, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады.

РФ спорт министры Олег Матыцин үзенең кыска чыгышында Татарстан җитәкчелегенә Россия спорты үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан хаклы рәвештә зур халыкара спорт ярышлары һәм форумнар оештыру лидерларының берсе булып танылды, - дип билгеләде ул. - Без спортның уңышлы  үткәне белән генә горурланып калмыйбыз, шулай ук уңышлы киләчәккә дә өметләнәбез. Мондый ышанычның гаранты - сезнең бердәм спорт командасының Һөнәри югарылыгы һәм килешеп эшләве. Бу – спорт инфраструктурасын үстерү җәһәтеннән дә, тулаем спортны үстерү җәһәтеннән дә Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен бик яхшы үрнәк".

Коллегия утырышына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йомгак ясады, ул республиканың спорт тармагын заманча һәм динамикалы дип атады. "Безнең өчен спорт казанышлары гына түгел, ә, беренче чиратта, безнең кешеләрнең сәламәтлеге дә мөһим, - дип басым ясады ул. - Без өлкәнең җитәкчеләренең һәм белгечләренең җаваплылыгын, кешеләрне аңлавын һәм кызыксынуын тоябыз. Булган проблемалар системалы хәл ителүе сөендерә, монда безнең уңышларыбызның нигезе күренә".

Парламент җитәкчесе пандемия куркынычы янаган чорда чараларны оештыруда  җаваплылыкны арттыру кирәклегенә игътибарны юнәлтте. "Кызганычка каршы коронавирус ярышлар үткәрү мөмкинлегенә, заллар һәм стадионнар тулуга нык йогынты ясады, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Без спорт залларының ярым буш трибуналарын күрергә гадәтләнмәгән. Әмма сынауга түзәргә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп һәм үҗәтлекне киметмичә, эшләүне дәвам итәргә кирәк. Спорт бүлекләре җитәкчеләренә, оештыручыларга, тренерларга, спортчыларның үзләренә вакцинация буенча аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк".

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, төзелгән спорт инфраструктурасы объектларыннан нәтиҗәлерәк файдаланырга һәм күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт белән шөгыльләнүгә ихтыяҗны тәэмин итү өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга кирәк. "Кызганычка каршы, кешеләр спорт залларына һәм бассейннарга йөрү мөмкинлеге булмаудан зарланган очраклар да бар, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Безнең бурыч - спорт объектларына мөмкин кадәр күбрәк гражданнарны җәлеп итү".

Ул 18 меңнән артык татарстанлы катнашында "ТР мәктәп волейбол лигасы" проектын уңышлы гамәлгә ашыруны билгеләп үтте һәм бу уникаль проектның федераль дәрәҗәдә хупланасына ышаныч белдерде.

Коллегия утырышы азагында аерым спортчыларга, тренерларга, спорт мәктәпләре укытучыларына ведомство бүләкләре тапшырылды.

Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга физик культура һәм спортны пропагандалаган өчен министрлыкның ведомство бүләген - Николай Озеров медален тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International