Фәрит Мөхәммәтшин Андрей Турчак белән очрашты

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе, 15:04

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентарийлар “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләре, партия проектларын гамәлгә ашыру һәм узган сайлау кампанияләре кысаларында бердәмроссиялеләр тарафыннан җыелган гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук "Бердәм Россия" Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Александр Сидякин катнашты.

Андрей Турчак Татарстанга бер көнлек эш сәфәре белән килде. "Бердәм Россия" Генераль советы Секретаре бүген Казанда узачак Татарстан төбәк бүлегенең 34 нче конференциясендә  катнашачак. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Андрей Турчак шулай ук "Бердәм Россия" Цифрлы компетенцияләр үсеше федераль үзәге эше белән танышырга ниятли, ул партиянең Татарстан бүлеге базасында оештырылган, һәм 131 нче Казан лицеенда булачак. Партия конференциясе тәмамлангач, Андрей Турчак "Ел студенты - 2021" студентлар премиясен тапшыру тантанасында катнашачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International