Фәрит Мөхәммәтшин эксперт советлары алдына закон чыгару эшенең абруен күтәрү бурычын куйды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга, 13:25

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның эксперт советлары рәисләре һәм профиль комитетларның җитәкчеләре белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин эксперт бергәлеге алдына  закон чыгару эшенең ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген күтәрерү, хокук куллану практикасын тирәнтен анализлу бурычларын куйды.

Эксперт советлары Дәүләт Советының барлык сигез комитетында да булдырылган. Аларның составына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр, профильле берләшмәләр вәкилләре кергән. Эксперт советлары консультация-киңәшмә органнары булып тора һәм иҗтимагый рәвештә эшли.

Парламент башлыгы  бүгенге көндә закон чыгару процессының эксперт бергәлеге белән үзара хезмәттәшлектән башка мөмкин булмавына басым ясады. Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эше чорында беренче тапкыр оештырылган эксперт советлары закон чыгару инициативалары буенча фикер алышу өчен мәйданчык булган, үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган.

"Без эксперт җәмгыяте эшен югары бәялибез. Сезнең һөнәри бәяләүләрегез, вәзгыятьне мониторинглау - болар барысы да ахыр чиктә тикшерелә торган закон проекты "сәламәт булып тусын өчен кирәк", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, - эксперт советлары Дәүләт Советы кабул итә торган карарлар буенча киң фикер алышу мәйданчыгына әйләнде". Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, законны һәрьяклап тикшерүдән тыш, аны «озата бару», ягъни сайлаучыларга һәм халыкка бу канунның ни өчен кирәк булуын, документның ничек кулланылуын аңлату мөһим.

 «Без сездән республикада һәм илдә уза торган социаль-икътисадый процессларга тирәнрәк якын килүне, актуаль фәнни-эксперт бәяләмәсен көтәбез, - дип мөрәҗәгать итте коллегаларына парламент җитәкчесе, - моннан тыш, фәнни оешмалар, фондлар, республика һәм федераль дәрәҗәдәге консультатив советлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк. Бүген Татарстанда 6 меңгә якын иҗтимагый оешма теркәлгән».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, якын араларда Россия Конституциясе үзгәрүгә һәм гавами хакимият турында закон кабул ителүгә бәйле рәвештә республика законнарын үзгәртү буенча җитди эш алып барылачак. Дәүләт Думасында хәзер җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында закон проекты актив тикшерелә. Парламентта үзгәрешләр кертергә тиешле законнар мониторингы буенча зур аналитик эш җәелдерелгән инде. "Җирле үзидарә кешеләргә иң якын хакимият буларак нәтиҗәле эшләргә тиеш, - дип саный Дәүләт Советы Рәисе, - җәмгыятьтә бу закон проектына сораулар күп, шулай ук без үз тәкъдимнәребезне әзерлибез".

Карала торган закон проекты турында кайбер белгечләр дә үз борчуларын белдерде. "2028 елга кадәр күчеш чоры күздә тотылса да,  бу –җәмгыять өчен шактый катлаулы мәсьәлә. Татарстанда җирле үзидарә системасын барлыкка китерү бик җиңел булмады, мин ул вакыйгаларда үзем дә катнаштым, - диде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты каршындагы Эксперт советы рәисе Валентина Липужина (ул әлеге эксперт советын ике чакырылыш дәвамында җитәкли), - минемчә, республикада җирле үзидарә системасы бик нәтиҗәле, эшли һәм халыкның абруен казанган. Федераль закон проекты беренче укылышта кабул ителде, экспертлар советының якындагы утырышларында без барлык тәкъдимнәр буенча фикер алышырга ниятлибез".

Агымдагы елның март аенда Казанда Идел буе федераль округы Дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышын уздыру планлаштырыла, көн тәртибенең төп мәсьәләсе каты көнкүреш калдыклары  белән эшләү өлкәсендә реформаның закон чыгару аспектлары булачак. Фәрит Мөхәммәтшин эксперт советлары әгъзаларын әлеге мәсьәлә буенча фикер алышырга чакырды.

Очрашуда шулай ук эксперт советлары составының ротациясе мәсьәләсе дә күтәрелде. "Күбрәк санда практикларны җәлеп итегез, шул исәптән тәкъдимнәр кертә һәм кайчакта хәтта комитет позициясе белән килешми кала торган "уңайсыз" экспертларны да, - дип тәкъдим итте Фәрит Мөхәммәтшин, - сезнең әгъзалар арасында битараф затлар булырга тиеш түгел".

Парламент башлыгы шулай ук эксперт советлары әгъзаларын комитет тарафыннан карала торган мәсьәләләр буенча гына түгел, ә кискен темалар буенча "түгәрәк өстәл" форматында утырышлар уздыруны активлаштырырга чакырды. Профильле комитетлар, үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, эксперт бергәлеге белән багланышларның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш. 

«Эксперт советлары һәм парламент комитетлары – ул бердәм организм», - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Ул парламентның абруен күтәрергә ярдәм итә торган мондый хезмәттәшлекне  көчәйтергә тәкъдим итте.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин эксперт советлары рәисләре Валентина Липужина һәм Павел Черновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International