Парламент комитеты мәктәптә туклану оештыруны мониторинглауны дәвам итәчәк

2022 елның 1 феврале, сишәмбе, 14:59

Парламентарийлар "Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны сыйфатлы кайнар тукландыруны оештыру эше турында" ТР Дәүләт Советы Президиумы карарын үтәү турындагы мәсьәләне карап, мәктәп туклануы белән бәйле вәзгыятьне мониторинглауны дәвам итәргә булдылар. Мондый карар бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында кабул ителде, анда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Комитет утырышында мәктәптә туклануны оештыру турында мәгълүмат биргәндә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә балаларны сыйфатлы тукландыру мәсьәләләренә ведомство зур игътибар бирә. Республиканың 1 411 гомуми белем бирү оешмасында 466,2 мең бала укый, аларның 97,6%ы кайнар туклану белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта кече сыйныф укучыларының күбесе көненә ике тапкыр ашый.

Алсу Әсәдуллина сүзләренә караганда, ТР Президенты йөкләмәсе буенча гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блокларының башлангыч сыйныф укучыларын кайнар тукландыру таләпләренә туры килү-килмәве буенча инвентарьлаштыру үткәрелгән. Һәм инде 2021 елда республиканың 44 муниципаль районында 196 гомуми белем бирү оешмасының азык-төлек блокларында 1 млрд сумга ремонт эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта 2022 елга азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау программасы проекты әзерләнә, аңа 180 мәктәп кертелгән.

Министр урынбасары шулай ук башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыруга 2021 елда республика бюджетыннан 1,2 млрд. сум бүлеп бирелүен әйтте. "Шикәр диабеты" һәм "целиакия" авырулары белән авыручы балалар өчен махсуслаштырылган туклану системалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ташламалы туклану системалары оештырылган.

Мәктәп туклануы сыйфатын контрольдә тоту турында сөйләгәндә, ул министрлыкның Роспотребнадзор идарәсе һәм мәктәп комиссияләре белән ата-аналар контроленең нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ведомствоның мәктәптә туклану сыйфатын тәэмин итүгә бәйле контроль функцияләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның фикеренчә, соңгы елларда республика мәктәпләрендә кайнар туклану белән бәйле вәзгыятьнең сизелерлек яхшыруы күзәтелә.

Яңа уку елы башыннан идарә тарафыннан 315 мәктәп һәм 3 эре тәэмин итүче тикшерелгән, азык-төлек чималы һәм әзер ашамлыклардан 2 564  үрнәк тикшерүгә алынган. 2021 елда сыйфатсыз чимал кертүнең 19 факты ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән аларны үтәү сроклары билгеләнгән,  аларның үтәлеше тикшерелеп тора.

Мәгариф мәсьәләләрен алып баручы башкарма хакимият органнары белән берлектә республика мәктәпләрендә ата-аналар белән мастер-класслар үткәрелгән.  Практик белем бирү барышында ата-аналарга мәктәптә расланган меню һәм төшке аш залының торышын ничек бәяләргә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен шартлар булу турында нәтиҗәләр ясарга, әзерләнгән ашамлыкларның сыйфатын күзәтергә, ашалмаган ризыкның күләмен һәм төрләрен билгеләргә мөмкин булуын күрсәткәннәр.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты урынбасары Людмила Рыбакова республика мәгариф оешмаларында мәктәп туклануын оештыруны контрольдә тоту буенча депутатларның эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Мәктәп туклануын оештыруның сыйфаты, тулылыгы, һәркем файдалана алырлык булуы һәм башка күрсәткечләре мәсьәләләрендә уңай тенденцияне билгеләп үтеп, ул мәктәп ашханәләрендә хезмәт өчен түләүгә бәйле кадрлар проблемасына игътибар итте.

Бу уңайдан Алсу Асадуллина республика җитәкчелегенең әлеге категория хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү турындагы карары турында хәбәр итте.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советы рәисе урынбасары Искәндәр Гыйләҗев депутатларны экспертларның уңай нәтиҗәсе белән таныштырды һәм укучыларны балалар сәламәтлеге өчен дөрес туклану белән тәэмин итүнең зур ролен билгеләп үтте.

Мәсьәлә турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, комитет рәисе Айрат Зарипов, депутатлар Илшат Әминов һәм Рамил Төхвәтуллин катнашты. Алар мәктәп ашханәләренә  азык-төлек китерү системасын алга таба да камилләштерү, балалар арасында дөрес туклануны тагын да активрак пропагандалау һәм педагоглар һәм ата-аналар бергәлегенең тыгыз хезмәттәшлеге мөһимлегенә басым ясады.

Комитет әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга карар кылды һәм ТР Министрлар Кабинетына, Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә, муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары башлыкларына мәктәпләрдә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау программасын дәвам итү, алга таба укучыларны тукландыру өчен субсидия күләмен арттыру, азык-төлек блогында эшләүчеләргә ярдәм итү өчен өстәмә чаралар күрсәтү турында тәкъдимнәр кабул итте.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International