Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьясы сайланды

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 10:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьясын сайладылар. ТР җәмәгать судьясы вазыйфасына кандидатураны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров таныштырды. Татарстан Республикасы Югары Суды тәкъдим иткән материаллар шулай ук профиль комитет каршындагы Эксперт советы утырышында да каралды.  

Дәүләт Советы Алексей Харьковның Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 3 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International