Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 13:20

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика муниципаль берәмлекләрендә эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына экспертиза уздыру (җайга салу йогынтысын бәяләү) мәсьәләләренә кагыла.

Дәүләт  корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты ТР Икътисад министрлыгы үткәргән әлеге экспертизаны оештыру буенча хокук куллану тәҗрибәсен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан мониторинглауны исәпкә алып әзерләнгән.

Федераль закон нигезендә, муниципалитетлар РФ субъекты законы белән расланган исемлеккә кертелгән булса, экспертиза уздыру мәҗбүри. Татарстанда әлеге исемлек җирле үзидарә турында республика законы белән расланган. Шул ук вакытта күрсәтелгән исемлеккә  кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны ун мең кешегә кимендә 250 берәмлек тәшкил итә торган муниципаль районнар һәм шәһәр округлары кертелә.

Закон проекты тарафыннан әлеге критерийның күрсәткечен 500 берәмлек күләмендә билгеләп, муниципаль район, шәһәр округы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының гомуми санын чагылдыра торган критерийга алмаштырырга тәкъдим ителә. Депутатлар фикеренчә, бу кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының 96,7 процентын колачларга мөмкинлек бирәчәк.

Билгеләнгән критерийны үзгәртүгә бәйле рәвештә, закон проекты белән шулай ук муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау һәм аларның проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү мәҗбүри булган муниципаль районнар һәм шәһәр округлары исемлеге яңа редакциядә бәян ителә. . Алда билгеләнгән 29 муниципаль районның исемлегеннән Әлки, Апас, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Теләче районнары чыга. Яңа районнар өстәлә  – Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Мамадыш, Нурлат, Сарман.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International