Дәүләт Советы җир кодексына үзгәреш кертү турындагы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 17:01

Татарстан парламентарийлары Дәүләт Советы утырышында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрдә йортлар төзүгә кагылышлы закон проектын карады.

Бу мәсьәлә буенча җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады. Ул 1 марттан «Крестьян (фермерлык) хуҗалыгы турында» 74 нче Федераль законга үзгәрешләр үз көченә кергәнен искәртте.

Федераль закон проекты буенча, авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җир участогында, шул исәптән, крестьян-фермер хуҗалыклары биләмәләрендә өч каттан да артмаган торак йорт төзелеше, реконструкция һәм кулланышка тапшыру рөхсәт ителә. Йортның гомуми мәйданы 500 квадрат метрдан артмавы һәм җир участогы мәйданының 0,25 проценттан артык өлешен биләп тормавы шарт.

Федераль закон буенча, торак йорт 2022 елның 1 мартыннан фермер хуҗалыгы мөлкәте составына кертеләчәк. Артур Галиев әйтүенчә, әле җайга салынып бетмәгән сораулар бар. Мәсәлән, торак йортка адрес бирү, гражданнарны теркәү, электр, су белән тәэминат челтәрләрен оештыру, фермер хуҗалыклары файдаланган җирдә юл инфраструктурасы һәм башкалар.

«Торак йортка милек хокукы күчү механизмы билгеләнмәгән, крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеге туктатылган очракта, торак йортка кагылышлы хокукый сораулар җайга салынмаган. Җир биләмәләре фермер хуҗалыклары милкендә генә булмаска да мөмкин, дәүләт һәм муниципаль милектәге башка хокукларда булган җирләр арасыннан да бирелә алуы исәпкә алынмаган», — диде Артур Галиев.

Моңа бәйле рәвештә, республика законына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле, фермер хуҗалыклары карамагында булган җир участокларында йортлар төзелешен республикадагы барлык муниципаль берәмлекләрдә дә рөхсәт итмәү тәкъдим ителә. Федераль законда күрсәтелгәнчә, субъектлар йортлар төзергә ярамаган муниципаль берәмлекләрне билгели ала.

Бу сорауга әлеге норманы федераль дәрәҗәдә хокукый яктан көйләп бетергәч яки РФ төбәкләрендә җайга салу хокукы бирелгәч, кире кайту күздә тотыла.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев республика законына үзгәрешләр федераль законга тәңгәлләштерү максаты белән кертелгәнен искәртте. Закон проекты беренче һәм тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International