КПРФ фракциясе утырышы булды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 09:58

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда депутатлар парламентның утызынчы утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм депутатлар берләшмәсенең айлык эш планнары турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

Дәүләт Советының бүгенге утырышына  Президум тарафыннан  кертелгән мәсьәләләр турында фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күбесен хуплавын белдерде. Бүген фракциянең берничә белдерүен игълан итәргә карар кылынды.

Фракция март аенда "Инвалидлар проблемалары турында" түгәрәк өстәл һәм КПРФтан сайланган муниципаль депутатлар өчен семинар-киңәшмә үткәрергә ниятли.

Казанның йорт комитетлары берлеге рәисе Геннадий Сомов  март аенда уздырылган "Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында. Энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре" темасына багышланган түгәрәк өстәл нәтиҗәләре турында сөйләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International