“Бердәм Россия” фракциясе утырышында шәһәр-авылларны чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 10:10

Татарстан шәһәрләрен һәм авылларын чиста су белән тәэмин итү мәсьәләләре бүген Дәүләт Советының утызынчы утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар республиканың мәгариф учреждениеләрендә балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Татарстанлыларны чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе берничә тапкыр профильле комитетлар утырышларында каралды. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алесей Фролов билгеләп үткәнчә, республикада бүгенге көнгә су белән тәэмин итү чыганакларының 94,12%ы санитария нормалары һәм кагыйдәләре таләпләренә туры килә.

Республикада су белән тәэмин итү хезмәтләрен 86 коммуналь оешма күрсәтә. Су үткәрү челтәрләренең озынлыгы 18 мең 570 км тәшкил итә, аларның тузу дәрәҗәсе, профильле министрлык бәяләвенчә, 54 % тәшкил итә. Инженерлык коммуникацияләренең тузуы, һичшиксез, авария хәленә йогынты ясый. Узган ел торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 3 мең 575 инцидент һәм һәлакәт булган, шуларның иң күбе (75%) - су белән тәэмин итү системасында.

Хәзерге вакытта су белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программаларын раслау һәм гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла. “Безнең бурыч - коммуналь өлкәдәге күпчелек предприятиеләрнең инвестпрограммаларын формалаштыру”, - дип басым ясады Алексей Фролов. Быел бу максатларга 8 млрд. сумнан артык акча салынган. 

Коммуналь хуҗалык объектларын торгызу һәм аларның торышын яхшырту өчен халыкны су белән тәэмин итү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Программаны финанслау күләме 2010-2021 елларда 7 млрд. 800 млн. сум тәшкил иткән. Программа кысаларында су үткәрү челтәрләре, су башнялары, артезиан скважиналары төзелә һәм реконструкцияләнә. Алексей Фролов сүзләренә караганда, су белән тәэмин итү өлкәсендә төп мәсьәләләр бүген авылларда гына кала.

Алексей Фролов «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль проектын гамәлгә ашыруга аерым тукталды, аның кысаларында су белән тәэмин итүнең гамәлдәге системаларында суның сыйфатын яхшырту буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Быел Нурлат шәһәре өчен су җыю узелы булган су белән тәэмин итү системасын төзи башлау планлаштырыла.

Бүген фракция утырышында парламентарийлар ТР мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсен карадылар.

"Хәзерге вакытта мәгариф объектында террорчылыктан яклауны тәэмин итү РФ Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы объектларының (территорияләренең) һәм РФ Мәгариф министрлыгы эшчәнлеге өлкәсенә караган объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан яклау таләпләрне раслау турында" 2019 елның 02 августындагы 1006 номерлы карары белән регламентлана, - дип билгеләде мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин, - күрсәтелгән карар нигезендә мәгариф оешмалары 4 категория белән аерыла".

Узган ел 1 380 мәгариф оешмасында террорчылыкка каршы көрәш чаралары үткәрелгән. Чыгымнарның гомуми суммасы 259,8 млн. сум тәшкил иткән. Моннан тыш, шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан сак оештырылган.

Соңгы вакытта республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында күп нәрсә эшләнсә дә, кайбер проблемалар кала бирә. Барлык бу мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан контрольгә алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International