Җәмәгать судьялары сайланды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 10:23

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитет тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев өч суд участогы буенча ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатуралар тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән кандидатлар буенча профильле комитетның уңай карары турында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин хәбәр итте.

Нәтиҗәдә Резеда Гыйльмханова (Яшел Үзән суд районының 2 нче суд участогына вәкаләтләрне чикләмичә), Елена Акимова (Яр Чаллы шәһәре суд районы буенча 10 нчы суд участогына - өч елга) һәм Инна Касаткина (Чистай суд районы буенча 1 нче суд участогына - өч елга) Татарстан Республикасы  җәмәгать судьялары итеп сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International