Республикада алкоголь сату вакыты үзгәрәчәк

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 13:15

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты чит дәүләтләрнең санкцион йогынтысы артуга бәйле рәвештә килеп туган икътисадый вәзгыять шартларында алкоголь продукциясен җитештерү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшкуарларга ярдәм итү максатларында эшләнгән.

"Алкоголь продукциясен сату вакытына өстәмә чикләүләр РФнең 37 субъектында кертелде. Әмма соңгы вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә мондый чикләүләрне төшерә башладылар, шул исәптән, финанс вәзгыятенең макроикътисадый дәрәҗәсендә барлыкка килүе белән бәйле рәвештә дә, - диде Лотфулла Шәфигуллин.

Профильле комитет башлыгы искәрткәнчә, хәзерге вакытта безнең республикада төнлә 22:00 дән 10:00 гә кадәр алкоголь продукциясен сату чикләнгән. Федераль дәрәҗәдә мондый чикләү 23:00 дән 8:00 гә кадәр билгеләнгән. Шулай итеп, Татарстанда алкоголь продукциясен сату вакытының төбәк чикләве федераль параметрлардан 3 сәгатькә артып китә.

"Мондый аерымлык чик буе сәүдә нокталарында сатуга йогынты ясый, чөнки Татарстан белән чиктәш кайбер регионнарда федераль параметрлар гамәлдә (Башкортостан Республикасы, Чуваш Республикасы, Киров өлкәсе, Самара өлкәсе)", - дип басым ясады Лотфулла Шәфигуллин.

Закон проекты тарафыннан республикада алкоголь продукциясен сату вакытын гомумфедераль чикләү белән бер төрле итәргә тәкъдим ителә, ягъни 23:00 дән 8:00 гә кадәр.

Закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм Татарстан Президентына кул кую өчен җибәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International