Профсоюзлар турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 13:45

Бүген Дәүләт Советы утырышында һөнәри берлекләр турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Депутат Елена Кузьмичева билгеләп үткәнчә, әлеге Федераль закон гамәлдәге федераль законнар нормаларының бертөрлелеген тәэмин итү максатларында «Һөнәр берлекләре, аларның хокуклары һәм эшчәнлеге гарантияләре турында»гы Федераль законны Россия Федерациясе җинаять-үтәтү системасы хезмәткәрләрен һәм Россия Федерациясенең мәҗбүри үтәтү органнары хезмәткәрләрен берләштерүче һөнәр берлекләренә карата куллану үзенчәлекләре тиешле федераль законнар белән билгеләнә дип раслый.

Респулика законы проекты хокукый җайга салу эшчәнлеге тиешле федераль законнар белән билгеләнә торган органнарның һөнәр берлекләре исемлеген тулыландыру максатларында «Һөнәр берлекләре турында» Татарстан Республикасы Законының   1 статьясына, Россия Федерациясе җинаять-үтәтү системасы хезмәткәрләрен һәм Россия Федерациясенең мәҗбүри үтәтү органнары хезмәткәрләрен берләштерүче һөнәр берлекләрен күрсәтеп, үзгәреш кертүне күздә тота.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International