Хезмәтне саклау өлкәсендәге закон актларының аерым нигезләмәләре үз көчләрен югалткан дип танылды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 13:45

Бүген Дәүләт Советы утырышында хезмәтне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Татарстан Республикасы законы проекты 2022 елның 1 мартында РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында федераль закон үз көченә керүгә бәйле эшләнгән, анда яңа редакциядә «Хезмәтне саклау» бүлеге бәян ителә, шулай ук эш бирүченең һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге хезмәткәрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе мәсьәләләре, шул исәптән бу өлкәдә РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының вәкаләтләре җентекләп регламентлаштырыла.

“Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында” 1997 елның 10 декабрендәге 1417 номерлы республика үзгәрешләре кертелүне исәпкә алып, актуальлеген югалта һәм үз көчен югалткан дип таныла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International