Депутатлар муниципаль хезмәт турында республика кодексына үзгәрешләр керттеләр

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 13:52

Депутатлар муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Документны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте.

«Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 1 июлендәге 255-ФЗ номерлы Федераль закон белән муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы рәисе урынбасары  һәм аудиторлары вазыйфалары муниципаль вазыйфаларга кертелде.Шуның нигезендә, әлеге вазыйфалар муниципаль хезмәт вазыйфаларына керми башлады.

"Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты белән Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының хокукый җайга салу өлкәсеннән муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы рәисе урынбасары һәм аудиторлары вазыйфалары статусына бәйле мәсьәләләрне төшереп калдыру күздә тотыла" –  дип аңлатты Альберт Хәбибуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International