Яшьләрнең закон чыгару инициативалары бәйгесе башланды

2022 елның 18 марты, җомга, 10:42

"Парламент-2030" яшьләрнең закон чыгару инициативаларының бишенче  бәйгесе старт алды. Төп тема икътисадый куркынычсызлык һәм финанс тотрыклылык мәсьәләләренә кагыла. Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Ул яшьләрнең  хокукый культурасын үстерүгә, яшь лидерларны ачыклау һәм һәрьяклап әзерләүгә юнәлдерелгән.

Быел әлеге тематика буенча эшләрне 20 апрельгә кадәр онлайн-режимда электрон адреска җибәрергә була: alumni.magurt@gmail.com. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь гражданнар катнаша ала.

Конкурс эшләренә номинацияләр һәм таләпләр турында җентекләбрәк социаль челтәрләрдә (https://vk.com/club21102282 һәм https://t.me/parlament2030) яисә 8 965 598 65 65 64 телефоны буенча белергә мөмкин (К.Р. Ибәтуллина).

Конкурста катнашу бушлай.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International