Фәрит Мөхәммәтшин: "Без бергә!" хәрәкәте битараф булмаган күпсанлы кешеләрне берләштерде, алар Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итәргә әзер"

2022 елның 18 марты, җомга, 16:05

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Маяковский” иҗат киңлегендә яшь гвардиячеләр ачкан “Без бергә” гуманитар штабында булды, Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булучыларга ярдәм күрсәтү эшенең ничек оештырылуы белән танышты, шулай ук волонтерлар белән аралашты.

“Без бергә” хәрәкәте күпсанлы битараф булмаган кешеләрне - студентларны, укучыларны, эшләүче яшьләрне, волонтерлар-медикларны, “көмеш яшь”тәге волонтерларны берләштерде, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, - без сезгә яхшы теләк белән, йөрәк чакыруыгыз буенча туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләргә ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәтлебез. Мин монда ватанпәрвәрлек  белән бергә яшьләр өчен зур тормыш мәктәбен дә күрәм.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, соңгы вакытта бу эшкә күбрәк кеше кушыла, күрсәтелә торган ярдәмнең күләме ара. Хәзерге вакытта Россиянең 32 төбәгендә эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштыру өчен  200 пункт, кирәкле әйберләр җыю буенча 700дән артык үзәк ачылган (РФнең барлык субъектларында). Качаклар ихтыяҗларына ил буйлап 2 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган инде. Мәҗбүри күчеп килүчеләргә 59 меңнән артык волонтер, шул исәптән психологлар һәм табиблар ярдәм күрсәтә. Кызыл Хач бердәм счетына 38 млн. сум иганә кергән. Татарстанда барлык дәрәҗәдәге депутатлар, "Бердәм Россия" активистлары тарафыннан 3,5 млн. сумнан артык акча җыелган.

Волонтерлар белән очрашу бик мөһим тарихи вакыйга булган көндә узды. Моннан сигез ел элек Кырым халкы үз язмышын сайлады: үзе теләп Россиягә кушылды. Егерме өч ел Кырым Ватаннан аерылган, һәм шушы вакыт эчендә ярымутрауда яшәүчеләр гаделлекне торгызуны көткән. Бүген Казанда, Җиңү паркында, 17.00 сәгатьтә сигез ел элек кабул ителгән гади булмаган сәяси чишелешкә ярдәм йөзеннән «Теләктәшлек һәм Бердәмлек» илкүләм акциясе узачак. Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне әлеге акциягә кушылырга чакырды.

Бүген парламент җитәкчесе ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән бергә штабның гуманитар складларында булды, анда казанлылар кием-салым, беренче кирәк-ярак товарларын китерә. Көн саен волонтерлар гуманитар ярдәмне кабул итеп ала,  тартмаларга тутырып җибәрүгә әзерли.

Татарстандагы волонтерлар арасында да тумышы белән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан булган яшьләр бар. Әйтик, Никита Лункин Горловкада туган. 2014 елда Татарстан башкаласына күченгән. Егет җырларга ярата. Киләчәген дә республикада күрә: музыка көллиятенә укырга керергә тели.

"Без бергә" гуманитар штабы үз эшен агымдагы елның 3 мартыннан башлады. "Безгә гаиләләре белән киләләр, - дип сөйли штаб координаторы Андрей Колесников, - теләсә нинди зур ярдәм нәкъ менә кече эшләрдән башлана".

Гуманитар ярдәмне «Маяковский» иҗат киңлегендә урнашкан штабка (Казан шәһәре, Маяковский ур., 24а) көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр бирергә мөмкин.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International