Республика министрлыклары, ведомстволары һәм Казан мэриясе татар телен саклау һәм үстерү буенча эш планнарын тәкъдим иттеләр

2022 елның 22 марты, сишәмбе, 14:45

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татарстан халыкларының туган телләрен үстерү өчен шартлар тудыру буенча башкарылган эшләр һәм планнар турында сөйләделәр.

Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, комиссия татар телен куллану өлкәсен киңәйтү белән актив шөгыльләнүне, туган телдә коммуникатив аралашуны популярлаштыру һәм кешеләргә бу мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлатуны дәвам итә, дип билгеләп үтте. "Коронавирус белән бәйле чикләүләргә карамастан, Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында билгеләнгән чараларның күбесе башкарылды, - дип искәртте ул. - Татар телендә иҗат итүче язучылар арасында әдәби конкурслар үткәрелде, татар теленең бушлай курслары, сөйләм буенча мастер-класслар оештырылды, татар телендәге күрсәтмә такаталарда һәм табличкаларда иң күп хаталарны ачыклау буенча конкурс үткәрелде. Президент комиссиясенең актив ярдәме белән 100 мәктәп, 100 балалар бакчасы һәм 100 мәдәният учреждениесе татар телен үстерү эшчәнлегенә һәрберсе 500 мең сумлык республика грантлары отты".

Марат Әхмәтов комиссиянең республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль хакимият, дини һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген нәтиҗәле дип саный. Алар белән берлектә татар телен дәүләт һәм муниципаль органнарда, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә, яшьләр даирәсендә һәм тулаем республика иҗтимагый тормышында куллануны активлаштыру эше дәвам итә.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телләрне өйрәнү, укыту һәм тәрбияләү өчен шартлар тудыру эше турында мәгълүмат бирде. "Бу юнәлеш министрлык эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала, - дип ассызыклады ул. - Туган телләрдә укытуның дәрәҗәсе һәм сыйфаты министрлыкның милли мәгариф идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Мәгарифне үстерү институтының татар теле кафедрасы һәм муниципалитетлар мәгариф бүлекләре кебек структураларның уртак эше белән тәэмин ителә".

Илсур Һадиуллин үз чыгышында дәреслекләр һәм методик әсбаплар әзерләү эшенең барышы турында җентекләп сөйләде, шулай ук аларны рөхсәт ителгән укыту әсбапларының федераль реестрына кертү процессында килеп чыга торган кыенлыкларга борчылуын белдерде.

Республиканың милли стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында мәдәни чаралар турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында 450 дән артык чара уздырылган. Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе, Россия төбәкләрендә татарларның милли-мәдәни автономияләре белән берлектә татар халкының күренекле вәкилләре юбилейларына, Россия төбәкләрендә Сабантуй бәйрәмнәренә багышланган чаралар үткәрелде. Татарстанның матди булмаган мәдәни мирас реестрына 50 объект кертелгән. "Татарстанның электрон китапханәсе" платформасында татар язучыларының 90 мең китабы цифрлаштырылган һәм урнаштырылган.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов яшь кешеләрдә туган телне белү мотивациясенә, татар телен үстерүгә ярдәм итүгә, татар яшьләрендә милли тарихны һәм мәдәниятны өйрәнүгә омтылыш тудыруга юнәлдерелгән ведомство проектлары һәм чаралары турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, бөтенроссия татар яшьләре форумы, "Идел" яшьләр лагере, Татар яшьләре көннәре, "Алтын каләм"  һәм "Безнең заман" конкурслары матур нәтиҗәләр күрсәтә.

Республика журналистика өлкәсенең татар телен саклау һәм үстерү эшенә керткән өлеше турында ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде. Ул милли журналистика өчен профессиональ кадрлар әзерләү системасын камилләштерү кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте. Республиканың медиа тармагына татар, чуаш, мари, удмурт һәм мордва телләрендә эшләүче 300дән артык редакция керә. Татар телендә басма мәгълүмат чараларының гомуми тиражы 101 мең данә тәшкил итә.

Республика башкаласы җитәкчелегенең милли концепцияне гамәлгә ашыру буенча эше турында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Утырышка йомгак ясап, Марат Әхмәтов киләсе елда да уртак эшкә өмет белдерде.

Аннары татар телен саклау һәм үстерү буенча чараларда актив катнашучыларга комиссиянең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International