Лилия Маврина яңа эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләренә хакимиятнең закон чыгару тармагы эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында сөйләде

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе, 12:36

Бүген Дәүләт Советында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү программасы кысаларында "Татарстан Республикасы үсеше проблемаларын хәл итүдә республика парламентының республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге" темасына семинар узды. Дәресне ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

"Дәүләт Советында мондый дәресләр гадәткә керде, - дип билгеләде Лилия Маврина, семинарны ачып, - дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр хакимият органнарында үз карьералары башында дәүләт хакимиятенең иң ачык тармакларының берсе булган республика парламенты  эшчәнлеге белән танышалар. Нәкъ менә монда гражданнар һәм бөтен җәмгыятебез мәнфәгатьләрендә кабул ителгән һәм башкарма һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан үтәлергә тиешле законнар туа".

Семинарда катнашучыларга комитетлар, комиссияләр, фракцияләр, парламент депутат берләшмәләре турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Секретаре республика дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органында җәмгыятьнең барлык иҗтимагый-сәяси күптөрлелеге тәкъдим ителүен билгеләп үтте. Парламент эшчәнлегендә төп урынны законнар чыгару алып тора, округларда сайлаучылар белән эшләүгә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә, илнең федераль парламенты, РФ төбәк парламентлары һәм чит ил парламентлары белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә.

Лилия Маврина яшь дәүләт хезмәткәрләренә "Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон проектын Дәүләт Думасында икенче укылышка әзерләү һәм фикер алышу барышы турында җентекләп сөйләде.

Семинардан соң чарада катнашучылар парламент үзәге буйлап экскурсия ясадылар, аның барышында Дәүләт Советының утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында, Татарстан парламентаризмы музеенда, матбугат үзәгендә һәм китапханәдә булдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International