Фәрит Мөхәммәтшин: "Бүген без кичерә торган кризислы чорда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу мөһим"

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе, 13:55

Бүген Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы утырышы узды, анда милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблея башкарма комитетының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2022 елга планнар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

“1992 елда Ассамблея оешканнан бирле республиканың милли хәрәкәте географиясе даими киңәя: безнең сафлар яңа кешеләр белән тулылана, милли иҗтимагый берләшмәләр саны арта, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, - узган ел без Буада Дуслык йорты, республикада җиде вәкиллек ачтык, якутлар һәм туваларның  яңа милли-мәдәни берләшмәләре оешты”. Хәзерге вакытта Татарстан халыклары ассамблеясе 249 милли иҗтимагый берләшмәне берләштерә.

"Этносара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекле аермасы шунда ки, аларның ахыргы чишелеше юк һәм бу эш даими, көндәлек игътибар таләп итә. Бигрәк тә кризис чорларында, без хәзер шуларның берсен кичерәбез, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, милли диаспора вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, - бүген, Украинадагы махсус операцияләр уңаеннан, Россия көнбатыш дәүләтләр ягыннан моңарчы күрелмәгән икътисади һәм санкцион басым белән бәрелеште. Ил җитәкчелеге, дәүләт башлыгы тарафыннан гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү буенча чаралар күрелә. Республика дәрәҗәсендә шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү, мәшгульлекне саклап калу, кече һәм урта бизнесны яңа шартларга җайлаштыру буенча оператив штаб булдырылды».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның күпмилләтле халкының һәрвакыт үзара ярдәмләшүен, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек белән аерылып торуын искәртте һәм милли-мәдәни автономия әгъзаларына ЛХР һәм ДХР качакларына гуманитар ярдәм җыю акциясендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Бу изге эшкә 25 оешма, 50 дән артык милләт вәкиле кушылган, алар 3 млн. сумлык беренчел ихтыяҗ булган әйберләр җыйганнар. «Азык-төлек продуктлары, кием-салым, көнкүреш һәм гигиена предметлары, канцелярия товарлары һәм күп кенә башка әйберләр республика гуманитар штабына җибәрелде, - диде парламент җитәкчесе, - хәйрия чарасында катнашу Татарстан халыклары ассамблеясенең мохтаҗларга, аларның диненә һәм милләтенә карамастан, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын тагын бер кат күрсәтә».

2021 елда Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлеге турында хисап белән Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев чыгыш ясады. 

Константин Яковлев билгеләп үткәнчә, Татарстанда 13 Халыклар дуслыгы һәм үзәкләре, Татарстан халыклары ассамблеясенең 2 филиалы һәм 31 вәкиллеге ачылган. 2021 елда җиде районда Ассамблеяның яңа вәкиллекләре ачылган (Әлки, Югары Ослан, Чирмешән, Әгерҗе, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба). Республика Президенты ярдәме белән ун автобус бирелгән.

Башкарма комитет башлыгы миграция сәясәте мәсьәләләренә аерым тукталды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе статистикасы буенча, 2021 елда 256 меңнән артык чит ил гражданы миграция исәбенә куелган. Аларның күбесе Татарстанга эшкә килгән (63 мең). Шәхси максат белән 30,5 мең граждан килгән, тагын 25,5 мең кеше безнең республикада белем ала. Миграция исәбенә куелганнарның төп өлеше Үзбәкстанга туры килә - 97 меңнән артык, Таҗикстан - 50 меңнән артык һәм Кыргызстан - 11 меңнән артык кеше. Миграция сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Ассамблея даими рәвештә миграция проблемаларын һәм хокук яклау мәсьәләләрен хәл итү буенча республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә профилактик эш алып бара. Бүген, Константин Яковлев әйтүенчә, урыннарда эшне активлаштырырга кирәк. Бу яшьләр белән эшләүгә дә кагыла. Ассамблеянең яшьләр канаты бүлекләре һәр муниципалитетта булдырылырга тиеш, дип саный Константин Яковлев.

Милли мәдәниятләрне саклап калу һәм үстерү Ассамблея эшчәнлегенең төп юнәлеше булып кала. «Милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең катнашыннан һәм ярдәменнән башка республикада бер генә милли бәйрәм дә узмый», - дип сөйләде башкарма комитет башлыгы. Бәйрәмнәр ел саен Казанда «Май чабу» һәм «Нәүрүз»дән башлана, Лаешта «Каравон» рус халык бәйрәмен уздыру дәвам итә, мариларның «Семык» бәйрәме узган елны Актаныш районының Мари-Суыксу авылында уздырылган, аннары Лениногорскида мордваларның «Балтай», Тәтештә «Валда шинясь» бәйрәмнәрен үткәргәннәр, Аксубайда һәм Әлмәттә чуашларның «Уяв» һәм «Учук», Әгерҗе районында удмуртларның «Гырон быдтон»ы, Яр Чаллыда «Иван Купала», Мамадышта керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәме узган.

 «Бу бәйрәмнәр төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен, үзенчәлекле фольклор үзенчәлекләрен саклап калуга ярдәм итә һәм бер үк вакытта мәдәниятләрне баетуга хезмәт итә, кешеләр арасында үзара хөрмәт тәрбияли», –  диде Константин Яковлев.

Башкарма комитет башлыгы сүзләренә караганда, этномәдәни тормыш узган ел төрле чараларга бай булган. "Ассамблеяда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы масштаблы чаралар белән тулы иде, - диде ул, - Дуслык йорты утызга якын делегация кабул итте, шуларның сигезе - чит ил вәкилләре". Ассамблея һәм Дуслык йорты Мәскәү, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Дагестан, Карелия, Кырым, Мордовия, Удмуртия, шулай ук Казахстанның профильле учреждениеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек турында 10 килешү төзелгән.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортының эш нәтиҗәләре һәм яшьләр канаты эшчәнлеге турындагы хисаплар белән Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров чыгыш ясады. «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге эшчәнлеге турында якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили сөйләде. Быел күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә 18 милли бүлек һәм вокал, хореография бүлекләре эшли, мәктәпкә 448 бала йөри. “Классларны күбрәк укучы һәм профессиональ педагогларны җәлеп итеп тутырырга кирәк”, - дигән максат  куйды Фәрит Мөхәммәтшин.

2022 нче ел - республиканың милли хәрәкәте өчен юбилей елы, майда Татарстан халыклары ассамблеясе төзелүгә 30 ел тула. Россиядә ул Мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Республика һәм бөтен мөселман дөньясы Идел буе Болгарстанында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

"Алда күп чаралар тора. Көчләребезне берләштергән хәлдә генә без халыклар дуслыгының күпгасырлык зур иҗади потенциалын саклап калырбыз һәм арттырачакбыз, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин, - безнең уңышларыбызның нигезе - гражданлык җәмгыятен актив яклап, ТР хакимиятенең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре арасындагы бердәмлектә һәм үзара килешеп эшләүдә. Милләтара тынычлык һәм татулык, халык рухы - уртак эшебезнең нигезе».

Бүген утырышта берничә оештыру мәсьәләсе хәл ителде. Ассамблея Советы әгъзасы итеп Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сайланды. Моннан тыш, яңа милли җәмгыятьләр җитәкчеләре расланды. Ингуш милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе Әхмәт Батыров, Болгар җәмәгатьчелеге җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, Дагыстан халыклары берләшмәсе  җитәкчесе Магомед Мөслимов булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International