Округларда депутат атнасы

2022 елның 26 марты, шимбә, 09:12

25 мартта, Россия Мәдәният хезмәткәрләре көнендә, Казан шәһәренең Совет районы 125 нче гимназиясендә халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган мәдәният дәресе үткәрелде. Чараның мәртәбәле кунагы - Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина иде. Дәрестә балаларга Татарстанның бай мәдәни һәм рухи мирасы, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре, халык сәнгать һөнәрләре турында сөйләделәр. Дәрес ахырында укучылар өчен викторина үткәрелде. Җиңүчеләргә Лилия Маврина истәлекле бүләкләр тапшырды.

25 мартта депутат Ольга Воронова Казан шәһәренең 18 нче поликлиникасының хисап конференциясендә катнашты. Табиблар 2021 елдагы эшкә йомгак ясады һәм 2022 елга бурычлар турында фикер алышты. Киләсе елда медицина хезмәткәрләре медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту, диагностиканы яхшырту һәм авыруларны иртә ачыклау, шулай ук шәһәр халкының сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә ниятли.

Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, 18 поликлиника Казанда иң яхшыларның берсе санала. "Дустанә поликлиника" дигән төшенчә бар, һәм бу проект республикада беренче тапкыр нәкъ менә монда барлыкка килде. Поликлиникага килгәндә, һәр хезмәткәр сиңа аерым кайгыртучанлык һәм игътибар белән ярдәм итәргә тели", - диде депутат.

25 март көнне Казанда “Ел укытучысы” бәйгесенә йомгак ясалды. Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Людмила Рыбакова һәм Римма Ратникова мәктәп педагогларын һәм балалар бакчалары тәрбиячеләрен җиңүләре белән котлады.   

Айрат Зарипов “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүчеләрне котлады, алга таба уңышлар теләде.

Людмила Рыбакова «Ел тәрбиячесе-2022» конкурсында җиңүчегә һәм лауреатларга бүләкләр тапшырды. Татарстанда иң яхшы тәрбияче булып Казанның 397 нче балалар бакчасында укытучы-логопед Рената Хәбибуллина танылды. Ул республиканы Ярославльдә бөтенроссия һөнәри конкурсы финалында тәкъдим итәчәк. “Мәктәпкәчә белем бирү системасында балаларыбызны яратып  тәрбияләүче педагоглар эшли”, - диде Людмила Рыбакова.

Депутат Римма Ратникова педагогларга "бу бәйгедә катнашулары  һәм сынауларны лаеклы үтәүләре" өчен рәхмәт белдерде. "Сез бу залда, димәк - сез иң яхшысы. Сез барыгыз да җиңүчеләр, - диде ул. - Әйдәгез, мәгариф системасын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен көрәшик".

23 март көнне Чаллыда парламентарийлар, башкарма һәм муниципаль хакимият вәкилләре узган сайлау кампанияләре барышында гражданнардан килгән наказларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да катнашты.

Гомумән алганда, шәһәрдә яшәүчеләрдән 614 наказ килгән, аларның күбесе - төзекләндерү мәсьәләләре буенча. Чаллылылар тротуарларны ремонтларга, яктырткычлар урнаштырырга, балалар мәйданчыкларын һәм парковка урыннарын оештырырга сорыйлар. Бу эшләрнең төп күләме «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шәһәр хуҗалыгының башка тармаклары буенча да тәкъдимнәр буенча җентекләп фикер алыштылар. Людмила Рыбакова хәбәр иткәнчә, эш төркеменең чираттагы утырышы сентябрьдә узачак, һәм ул вакытка шәһәр сайлаучыларның наказларын үтәү буенча ирешелгән уңышларны яхшыртыр дигән өмет белдерде.

23 март көнне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Сарман районында булды, анда ул “Бердәм Россия” партиясе депутат берләшмәләренең республика координацион советы утырышын үткәрде. Депутатлар шулай ук Җәлил бистәсендә социаль объектларны да карады. Юрий Камалтынов Сарман районында уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.

23 мартта Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа районында булды, анда гражданнарны кабул итте һәм берничә социаль объектта булды.

Гражданнарны кабул итүдә эшкә урнаштыру һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләрне депутат контрольгә алды. Шул ук көнне Ринат Гайзатуллин район башлыгы Ранис Камартдинов белән Буа шәһәренең 2 нче лицеенда булды. Мәктәп – шәһәрдә иң зурларның берсе, бүгенге көндә биредә 700 дән артык укучы белем ала. Укулар 2 сменада оештырылган. Соңгы елларда биредә азык-төлек блоклары ремонтланган, сыйныфлар яңартылган. Депутат мәктәпне карады, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

19 мартта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев эш сәфәре белән Әлмәт районында булды, анда авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты. «Гомумән алганда, язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнеп килә, - дип шәрехләде очрашу нәтиҗәләрен депутат, - уҗым культуралары канәгатьләнерлек хәлдә, кар капламы җитәрлек иде».

15 мартта Кукмара районының Аш- Буҗи авылында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән яңа клуб ачылды. Авыл халкын бәйрәм белән Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова котлады. Клуб 100 урынга исәпләнгән, ул заманча таләпләрне исәпкә алып төзелгән. Әлеге проект буенча 2020 елда Иске Юмья авылында яңа клуб файдалануга тапшырылган иде.

Римма Ратникова шулай ук Манзарас һәм Олы Сәрдек авылларында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзекләндерелгән мәдәният йортларында булды, ремонт эшләре белән танышты, мәдәният хезмәткәрләре белән аралашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International