1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 210 еллыгына багышланган Бөтенроссия бәйгесе башланды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе, 11:02

Мәгариф проектларына ярдәм итү фонды РФ Дәүләт Думасы ярдәме белән "Безнең тарих" V Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе башлануы турында игълан итте. Быел ул 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 210 еллыгына багышлана.

13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның максаты – яшь гражданнарда Россия тарихына хөрмәт тәрбияләү, тарихны бозып күрсәтергә тырышуларга каршы тору  һәм Ватан геройлары батырлыкларын популярлаштыру. 

Конкурсның нигезләмәсе my-history.ru сайтында урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International