Юрий Камалтынов Бөек Ватан сугышы ветеранын бер гасырлык юбилее белән котлады

2022 елның 28 марты, дүшәмбе, 13:03

Отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт Гыйниятуллинга 100 яшь тулды. Республика парламенты исеменнән ветеранны юбилее белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады. Очрашуда шулай ук Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Марат Мәхмүтов катнашты.

Әсхәт Гыйниятуллин Татарстан АССРның Юдино (хәзерге Яшел Үзән) районының Олы Күлбаш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан медицина институтына укырга керә. Студент Гыйниятуллинга университетны тәмамларга насыйп булмый, Бөек Ватан сугышы башлана.

Кызыл Армия сафларына икенче курс студенты Әсхәт Гиниятуллин үз теләге белән китә һәм запас укчы полк курсанты итеп алына 1942 елның августында ул Волхов фронты составына кергән 23 нче аерым ату бригадасының 3 нче ротасының санитария бүлеге командиры итеп билгеләнә.

Волхов фронтында сугышканда Әсхәт Гыйниятуллин ике тапкыр яраланган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен  Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Ленинград оборонасы өчен” медале, ә соңрак күпсанлы юбилей медальләре һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.

1943 елда ул яралыларга ярдәм күрсәтүне оста оештырганы өчен беренче сугышчан бүләк - «Хәби казанышлар өчен» медален ала. "Яралы солдатларның гомерен саклап калу өчен төрле шартларда эшләргә туры килде", – дип искә ала  ветеран. Аның 23 нче аерым ату бригадасы Калинин һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары составында сугышларда катнаша, анда Әсхәт Гыйниятуллин операция медицина-санитария ротасында эшли.

1945 елның мартында Әсхәт Гыйниятуллин медик-санитария взводы командиры итеп билгеләнә. Аңа "Медицина хезмәтенең кече лейтенанты" исеме бирелә. Белоруссиядә, Польшада, Тильзит һәм Кенигсберг шәһәрләрендә азатлык сугышларында катнаша, ул сугышны Балтыйк буенда төгәлли.

Сугыштан соң, 1945 елның көзендә Әсхәт Гыйниятуллин медицина институтына кайта. Дүрт елдан соң ул хирургия кафедрасында клиник ординатор була.

Ординатураны бетергәч, 1952 елда Казан медицина институтын тәмамлаган Әсхәт Гыйниятуллин Татарстан АССРның Баулы районына эшкә китә. Яшь хирург медицина оешмасында яңа бүлекләр булдыру, аларны җиһазлар белән тәэмин итү һәм инде булганнарының эшчәнлеген киңәйтү буенча җиңел булмаган хезмәткә  кушыла. Хирургиягә аерым игътибар бирә, чөнки ул вакытта районда мондый бүлек булмый һәм аны төзергә кирәк була. Кыска вакыт арасында әлеге проблема хәл ителә, һәм хирургия бүлегендә барлык кирәкле оператив катышулар үткәрә башлый. Яшь, кыю, ә үз эшенең төп профессионалы буларак, аны район хастаханәсе җитәкчелеге күреп ала. Шулай итеп, Әсхәт Гыйниятуллин дәвалау буенча баш табиб урынбасары була.

Чирек гасыр диярлек Әсхәт Гыйниятуллин «Баулынефть»нең медицина-санитария частенең хирургия бүлеге мөдире, ә аннан соң 1988 елның сентябренә кадәр табиб-травматолог-ортопед булып эшли.  Аның тырышлыгы белән районда хирургия бүлекләре булдырыла, кадрлар туплана һәм  йөрәк, үпкә, ашказаны шеше һәм башка авыруларга операцияләр ясала. Хирургия белән беррәттән, ул имгәнүләрне профилактикалау һәм бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән пациентларны дәвалау белән шөгыльләнә. Бу юнәлештә эш тәҗрибәсе аның кандидатлык диссертациясенең нигезен тәшкил итә.

Юбилярны туган көне белән котларга шулай ук Казанның Яңа Савин районы Ветераннар советы рәисе урынбасары Расих Шакиров, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, Баулы муниципаль район Советы рәисе,  район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да килгән иде. Кунаклар ветеранга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International