Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең Халыкара хезмәттәшлек буенча комиссиясе эшендә катнашты

2022 елның 28 марты, дүшәмбе, 17:29

Бүген Мәскәүдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль советының  Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү буенча комиссиясенең утырышы узды. Комиссия утырышында Югары совет әгъзасы, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча "Бердәм Россия" сайлау алды исемлеге лидерлары махсус төзелгән партия комиссияләрен җитәкләде. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдә ватандашларга ярдәм итү комиссиясе җитәкчесе булды.

Комиссия утырышын ачып, Сергей Лавров безнең ил, Европа һәм бөтен дөнья катлаулы чор кичерә, дип билгеләп үтте. "Барлык кыенлыкларга да карамастан, Россия дипломатиясе халыкара аренада милли мәнфәгатьләрне эзлекле рәвештә яклаячак, Россия гражданнарының һәм чит илдәге ватандашларыбызның тормышын, намусын, иминлеген саклау өчен барлык эшләрне эшләячәк", - диде ул. Россия тышкы эшләр министры шулай ук чит илдә яшәүче ватандашларга һәм рус телендә сөйләшүчеләргә ярдәм итү буенча яңа чаралар әзерләү турында хәбәр итте.

Утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, Фәрит Мөхәммәтшин аның бик тә вакытлы булуына басым ясады. "Без тулы мәгълүмат алдык, - дип билгеләде ул. - Сергей Викторович әйткәнчә, бу цивилизациянең тарихи үсешендә борылыш этабы. Һәм бу шартларда безнең регионнарда милләтара тынычлык һәм татулык көчләрен берләштерү актуаль була бара. Россия Президенты кабул иткән превентив чараларга ярдәм, безнең кораллы көчләрнең гамәлләре – болар барысы да зур илебезне берләштерде. Без бу сәясәтне хуплыйбыз. Татарстан Республикасы икътисадны тотрыклыландыру, көнбатыш илләр санкцияләренә каршы тору өчен актив чаралар күрә. Күпмилләтле халкыбыз киләчәккә ышаныч белән карый һәм бу процессларның тәмамлануын көтә. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдән һәм "Бердәм Россия"дән ватандашлар белән эшне көчәйтү турында бик дөрес тәкъдимнәр булды. Бүген утырышта яңгыраган тәкъдимнәр Россиянең барлык субъектларында һәм аерым алганда Татарстанда ярдәм табачак".

"Бердәм Россия"нең  Халыкара хезмәттәшлек буенча комиссиясе Европа иҗтимагый оешмаларына һәм берләшмәләренә мөрәҗәгать итте.  Мөрәҗәгать текстын Европадагы барлык дәүләтләрнең киң җәмәгатьчелегенә җиткерү планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International