КПРФ фракциясе инвалидлар проблемалары турында түгәрәк өстәл үткәрде

2022 елның 30 марты, чәршәмбе, 12:17

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе "Татарстан Республикасында инвалидлар проблемалары турында" түгәрәк өстәл үткәрде. Аның эшендә фракция әгъзалары Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин, Мансур Гарифуллин, шулай ук парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгатьчелек һәм гражданнарның инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов инвалидларның проблемаларын хәл итү һәрвакытта да республика парламентының өстенлекле мәсьәләләре рәтендә булуын билгеләп үтте. "КПРФ фракциясе депутатлары инвалидларга ярдәм итү буенча даими рәвештә закон проектлары һәм актуаль проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим итә, - диде парламентарий. - Хакимиятнең барлык тармакларының нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынган. Безнең бурыч - проблемалы сораулар санын киметү. Безне шул исәптән дарулар һәм тернәкләндерү хезмәтләренең бәясе арту, инвалид балаларны җәмгыять тормышында җайлаштыру шартлары, авыру балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге һәм башкалар борчый".

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үз чыгышларында бушлай һәм ташламалы дарулар исемлеген киңәйтү, ишетү аппаратларының запас өлешләрен тәэмин итү, ОВЗ булган балаларны тәрбияләүче затлар өчен ташламалы йөрү хокукын бирү зарурлыгы турында сөйләделәр. Инвалид балаларга спорт секцияләренә һәм инклюзив белем алуга мөмкинлек тудыру, спорт-адаптация мәктәпләре педагогларына өстәмә түләүләр, шулай ук авыруларны өйдә дәвалау өчен шартлар тудыру проблемаларына игътибар юнәлтелде.

Парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова оештыручыларга инвалидларның проблемалары турында төрле яклап фикер алышулары өчен рәхмәт белдерде һәм яңгыраган проблемаларны хәл итү өчен экспертлар һәм юристлар ярдәмен тәкъдим итте. "Закон белән җайга салуны таләп итә торган иң кискен мәсьәләләр турында без комитетта фикер алышырга һәм закон чыгару инициативаларын әзерләргә тырышырбыз", - дип хәбәр итте ул.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, мәктәпләрдә ОВЗ булган балаларга карата тискәре мөнәсәбәт очраклары турында сөйләгәндә, аларны мәгариф министрлыгы, муниципалитет бүлекләре җитәкчеләре һәм мәктәп җитәкчеләре белән берлектә хәл итәргә чакырды.

Инвалидларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру чаралары турында сәламәтлек саклау министрлыгы, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе, РФ Социаль иминият фонды бүлеге һәм ТР буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре мәгълүмат бирде.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча республика башкарма хакимияте органнарына һәм муниципалитетларга тиешле тәкъдимнәр кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International