КПРФ фракциясе матбугат конференциясе уздырды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе, 13:22

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе "Инвалидлар проблемалары турында. КПРФ фракциясенең карашы" дигән матбугат конференциясе уздырды. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров журналистларга шул темага уздырылган түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм сорауларга җаваплар бирделәр.

Хафиз Миргалимов, инвалидларга һәм сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм итү мәсьәләләрен хәл итүдә аерма булуга карамастан, хакимият олрганнарының һәм җәмәгатьчелекнең теләктәш булуын билгеләп үтте. "Әлеге проблемаларны партия принцибы буенча бүләргә ярамый, - диде фракция җитәкчесе. - Инвалидларга ярдәм күрсәтү - дәүләт бурычы, шуңа күрә хакимият органнары үз функцияләрен төгәл үтәргә тиеш. Кызганычка каршы, бу мәсьәләдә җаваплы хезмәткәрләрнең еш кына үз вазифаларына һәм инвалидлар ихтыяҗларына карата формаль карашы күзәтелә. Проблеманың асылын онытып, карарларны үтәү түгел, ә конкрет кеше буенча нәтиҗә зарурилыгына игътибар итмичә, күрсәтмәләрне һәм инструкцияләрне генә төгәл үтәү омтылышлары очрый".

Дәүләт Советы депутаты Фадбир Сафин сүзләренчә, фракция түгәрәк өстәл нәтиҗәләрен анализлый һәм башкарма хакимият органнарына һәм муниципалитетларга тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр әзерли.

Матбугат конференциясендә шулай ук КПРФ фракциясенең дәүләт җитәкчелегенең тышкы сәяси курсына һәм Украинадагы махсус операциясенә карата теләктәшлек позициясе турында да хәбәр ителде.

Фракция әгъзасы Александр Комисаров әйткәнчә, КПРФның республика оешмасы Украинаның зыян күргән районнары өчен гуманитар ярдәм формалаштыру буенча Идел буе федераль округы коммунистлары акциясенә кушылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International