Фәрит Мөхәммәтшин парламент ветераннарына "ТАССР төзелүгә 100 ел" медальләрен тапшырды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе, 14:19

Бүген  Дәүләт Советында ветераннарны «ТАССР төзелүгә100 ел» медале белән бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән узган чакырылышларның 23 депутаты һәм Дәүләт Советы аппаратының лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләре бүләкләнде. Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 8 кешегә медальләр тапшырды.

"Сез озак еллар Татарстан үсеше, хакимиятнең вәкиллекле органы хакына хезмәт иттегез, - дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе тантананы ачып. - Республикада парламентаризм үсешенә һәркайсыгызның саллы шәхси өлеше кергән. Татарстан үз Конституциясен яза башлаган елларда нинди социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси хәлләр булганын һәммәбез дә хәтерлибез. Нәкъ менә сез республиканың төп законын булдыру эшенең башында тордыгыз».

Бүләкләр тапшырганда Фәрит Мөхәммәтшин коллективның мактаулы хезмәткәрләренә  башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

"Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләрен һәм депутатлар корпусын  бер максат – кешеләргә, Татарстан һәм тулаем Россия мәнфәгатьләренә хезмәт итү берләштерде һәм берләштерә. Нәкъ менә һәркем үз урынында башкарган эшләр  Дәүләт Советы Татарстан халкының ышанычын яуласын һәм абруй казансын өчен нигез булды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген IV чакырылыш депутаты Виктор Бударин, III чакырылыш Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Галина Фәхретдинова һәм Дәүләт Советы Аппаратының элеккеге хезмәткәрләре -  Оештыру идарәсе башлыгы Җәмил Мөхәммәтов, финанслар бүлеге баш бухгалтеры Александр Назаров, аналитик бүлек җитәкчесе урынбасары Татьяна Гусева, тәрҗемә бүлеге мөдире Нурия Хәйруллина, ТР Дәүләт Советы Рәисе секретариатының аналитик бүлек мөдире Владимир Устин һәм “Татарстан - Яңа гасыр” иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең элеккеге башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Ошина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе кулыннан бүләкләр алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International